Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бәлки авылда зур уңышка ирешкән кешегә имам булырга тәкъдим итәргәдер?" - Илдар Шәрипов

Татарстанда 1,5 мең мәчет бар. Шуларның 800дә дини белеме булмаган имам-хатыйблар эшли. Бу хакта Татарстан мөфтие урынбасары, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин “Стоп: экстремизм!” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл” барышында белдерде.

Чарада катнашкан Татарстан Халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов мәчеткә имам сайлап куюның үз ысулын тәкъдим итте. “Татарларда имам һәрвакытта да авылда имам вазыйфасын гына башкармаган. Ул иң белемле, иң уңышлы кеше булган. Шуңа да, хәзер дә имамның роле зуррак булырга тиеш. Татарстанда төрле милләт общиналары — кыргыз, төркмән, үзбәк һ.б. милләт вәкилләре үз җәмгыятьләрен җитәкләүче кеше эзләгәндә, үзләре арасыннан иң уңышлысын сайлап куя. Бәлки имамнарны да шундый юл белән билгеләргә, авылда зур уңышка ирешкән кешегә имам булырга тәкъдим итәргәдер”, - диде Илдар Шәрипов.

Теолог-галим Фәрит Сәлман республикадагы 800 имамның дини белем алмавын, киресенчә, хуплады. “Мин аларның 1,5 меңе дә дини белем алмавын теләр идем. Чөнки республикада бирелә торган дини белем, чынлыкта, катнашманы тәшкил итә. Без республикада татар исламы нинди икәнен билгели алмыйбыз. Татар исламы бар, ул үзенчәлекле, бу — феномен. Алар башка татар кешеләре кебек татарча сөйләшә. Әмма алар төрле планетадан килгән төсле, чөнки һәркемнең үз исламы”, - диде Фәрит Сәлман.

Татарстанның элеккеге мөфтие, “Болгар” мәчете имам-хатыйбы Илдус хәзрәт Фәизов та иманарның эшчәнлегенә карата фикерен җиткерде. “Имамнар эшләми дигәнгә мин кайчагында үпкәлим. Чөнки ул җирле хакимият эшләргә тиеш булган әйберләрне эшләп йөри. Имам башкалар алдында хөрмәт казанырга тиеш. Моның өчен ул совет идеологиясеннән китәргә, мәдрәсәләрдәге шәкертләрдә дин әһелләренә карата хөрмәт тәрбияләргә кирәк”, - диде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев