Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бельгиядә татар телен өйрәнәләр

Бельгиядә ана телен өйрәнү бик катлаулы, әмма балалар тырыша һәм моның белән бик нык мавыга, диде кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында татар теле һәм әдәбиятыннан V халыкара олимпиадада катнашучы Камилә Насыйбуллина. Казанга ул Бельгиядән килгән. “Мин Бельгиядә әле күптән түгел генә яши башладым. Әмма андагы татарларның җылы мөнәсәбәтен тоярга өлгердем. Шуңа бәйле рәвештә генә чит илдә мин шундый тыныч психологик халәттә яшим”, - ди ул. Олимпиадада катнашучы шулай ук Бельгиядә татарлар өчен бик күп чаралар оештырылуын, шул рәвешле татарлар берләшүен билгеләп үтте. “Бельгиядә рәсми рәвештә дәүләт теле булып 3 тел санала. Шуңа да андагы балаларга ана телен өйрәнү бик авыр. Әмма Татарстаннан җибәрелә торган материллар, татар телендә үткәрелә торган чаралар, җәйге лагерь ярдәмендә балалар татар телен өйрәнергә тырыша һәм моның белән бик мавыга”, - ди Камилә Насыйбуллина. Камилә үзе урта белемне рус телендә алган. Аннан Америкага киткән һәм анда инглиз телендә белемен арттырган. “Күп илләрдә булырга туры килде. Хәзер мин Бельгиядә һәм анда француз һәм инглиз телләрендә белем алам. Әмма татар теленә мин күңелем белән тартылам. Татар әдәбияты белән кызыксынам. Билгеле инде, сөйләшергә әбиләр өйрәтте. Миңа калса, балаларның татар телен белүенә өлкән буын йогынты ясый”, - диде Камилә Насыйбуллина. Аның сүзләренчә, кызның әбиләре Үзбәкстанда, ә бертуган абыйсы Казанда яши. Шуңа да ул Татарстан башкаласына моңа кадәр дә берничә тапкыр килгән булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев