Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бельгиядә татар мәдәнияте буенча дәресләр үткәрелә башлады

Бельгиянең кайбер гомум белем бирү мәктәпләрендә факультатив рәвештә рус теле һәм Россия халыклары мәдәниятен өйрәтә башлаганнар. Уку елы башыннан илнең франция телле өлешендәге мәктәпләр «Телләр һәм мәдәниятләр ачылышы» проектында катнаша ала. Моңа Мәгариф министрлыгы һәм Бельгиянең рус мәктәпләре ассоциациясе (Association belge des écoles russe) арасындагы килешү нәтиҗәсендә ирешелгән. Мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече мәктәп яшендәге Бельгия балалары хәзер рус теленең төп куланыштагы җөмләләре, әлифбасы, шулай ук Россиянең тарихы һәм мәдәнияте белән таныша алачак. Өлкәнрәк укучылар өчен рус теле чит тел буларак тәкъдим ителә. Ассоциация җитәкчесе Марина Кулагина сүзләренә караганда, бу пилот проект белән озак вакытлы килешү төзелә ала. Ул Брюссель һәм корольлекнең француз телле өлешендәге (Валлония) дәүләт һәм шәхси уку йортларына тарала ала. Әлеге программа кысаларында татар мәдәнияте буенча да берничә дәрес кую күздә тотыла, чөнки ата-аналар балаларының Россия турында бөтен яктан да белем алуын тели. Сынау варианты рәвешендә "Татарлар Бельгиядә" ассоциациясе инициативасы белән Валлониядәге "Турнисоль" мәктәбендә дәресләр сериясе кертелә башлады. Әлеге белем йорты Льеж шәһәрендә урнашкан. Бу мәктәп җитәкчесе Элла Бондарева аңлатканча, нигездә, бирегә балаларын рус телле әти-әниләр алып килә, алар өчен тарихи ватаннары белән элемтә мөһим. Льежда үз балаларын Татарстанның туристлык маршруты буенча йөртүче күп кенә гаиләләр бар. Андыйларга өстәмә дәресләр кулай гына булып тора. Хәтта мондый кече старттан башланган дәресләр дә Бельгия балаларының күзаллавын киңәйтә, дип җиткерделәр ассоциациядә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев