Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Бельгия татарлары" җәмгыяте Испаниядә оештырган татар лагере кабат үз эшен башлады

Бу хакта Бельгия татарлары җәмгыяте рәисе Лилия Вәлиева хәбәр итә. Лагерь 2016 нчы елда пилот проекты буларак ачылган иде, быел инде ул тулы канлы форматта эшли. Бу лагерьга Германиядән, Бельгиядән, Голландиядән, хәтта Татарстанның үзеннән дә татар балалары җыела. Лагерьда балалар, татар телен өйрәнү белән беррәттән, милли ризыклар, киемнәр, кул эшләре белән дә таныша. "Җәйге каникул вакытында ата-аналар балаларын ял иттерәсе, күбрәк җәй күрсәтәсе, диңгез һавасын сулатасылары килә, шунлыктан иң кулай урын дип Испаниянең Урта диңгез буенда урнашкан Orihuella Costa посёлыгы сайланды", - дип хәбәр итте Лилия Вәлиева. 1 Аның әйтүенчә, лагерьны оештыруга күп ярдәмне Татарстан мәгариф министрлыгы күрсәткән. Ул Әлки районының “Чуаш Кичүе мәктәбеннән” бу шартларда эшли алучы, яшь, энтузиаст, әдәби тел белән сөйләшә торган, милли мөхитне сеңдереп үскән укытучы - Рәмзия Сингатуллинаны Испаниягә җибәрде. Бу яшь укытучы үзенең авыл һәм шәһәр лагерьларында эшләп туплаган белемен лагерьда да куллана. Аерма шунда: Европа балалары зур яшьтә булсалар да, татар телен белү дәрәҗәләре югары түгел. Күбесе катнаш гаилә балалары, аларга чын татар авылындагы гаиләләр таныш түгел, шуның өчен дә милли гореф-гадәтләрне үзенә туплаган укытучы әлеге балаларга чын мәгънәсендә үрнәк булып тора. Яшь педагог дәресләргә күнегүләрне Рузалия Нигъмәтуллина, Талия Шакирова китапларына нигезләнеп, балалар өчен яраклаштырып төзи. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы да бу проектка методик яктан зур ярдәм күрсәтә. Лагерьны китаплар, методик кулланмалар, аудио һәм видео дисклар белән тәэмин итә. Быел Татарстаннан да балалар килү оештыручылар өчен бик зур куаныч, чөнки алар да татар теленә мәхәббәт уятуга этәргеч булып тора. Билгеле, балалар уйнаганда, аралашканда телне яхшырак үзләштерә. Тагын бер үзенчәлек булып, лагерьның сменаларга буленмәгәнлелеге, чиклелеге булмау тора. Ата-аналар өчен бу бик кулай, алар үз вакытларына яраклашып, теләгән кадәр аралыкка балаларын җибәрә алалар, диде Лилия Вәлиева.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев