Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бельгия, Германия һәм Нидерланд татарлары Сабантуйны бәйрәм иткән

Бельгия татарлары традицион Сабан туе бәйрәмен уздырды. Быел ул Брюсселнең Petit Bois du Canada паркында узды. Бельгия халкыннан тыш бәйрәмгә күрше Германия һәм Нидерланд татарлары да килгән иде. Халык Сабан туендагы барлык уеннарда бик теләп катнашты һәм бәйрәм күңелле үтте. Бәйрәмдә катнашучыларны төрле ризыклардан бай милли кухня: кайнар өчпочмаклар, баллы чәк-чәк, татлы табында чәй каршы алды һәм ул өлкәннәргә тарихи ватаннарын искә төшерде. Түбәтәй һәм калфак формасындагы тортлар Бельгия Сабан туеның тәмле, матур десерты булды. Сабантуйда Бельгия татарлары өчен Татарстан мәдәни коллективлары чыгыш ясады. Татарстан җыр һәм бию ансамбле солисты Рамил Миннегалиев, “Сәйдәш” театры артистлары Евгений Никитин, Рафаэль Мөстәков, Лилия Смирнова, Эльза Абаева чыгышлары милләтебез сәнгатенә горурлык һәм соклану уятты.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев