Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бәләбәйдә "Илһам чишмәләре-2017" XVI төбәкара поэзия фестивале башланды

Бәләбәйдә «Илһам чишмәләре-2017» XVI төбәкара поэзия фестивале старт алды, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Бәйгене «Бәләбәй хәбәрләре» район газетасы үткәрә. Редакция 27 февральгә кадәр рус, башкорт, татар яки чуваш телләрендә шигырьләр кабул итә. 21 мартка кадәр жюри конкурс эшләрен карап, җиде лауреат һәм дипломантны билгели. Фестивальнең финалы апрель уратсында билгеләнгән. Лауреатларның һәм номинантларның әсәрләре «Салават күпере» шигъри альманахында басылып чыгачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Фестивальдә милли әдәбияткә зур өлеш керткән, патриот-шагыйрь Фатыйх Кәрим иҗатын пропагандалаган әдәбиятчыларга, шагыйрьләргә, галимнәргә шагыйрь исемендәге традицион премия дә тапшырыла. Әлеге премияне Бәләбәй районы хакимияте гамәлгә куйган. Фестиваль үткәрелә башлаганнан бирле Башкортстан, Татарстан һәм Чувашия вәкилләренә 59 премия тапшырылган. Лауреатлар арасында Минзәлә татар дәүләт драма театры коллективы да бар. Биредә режиссер Ренат Әюпов патриот-шагыйрь Фатыйх Кәримгә багышланган “Күзләреңне үбеп...” спектаклен куйган иде. Авторы – Ренат Харис.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев