Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бәләбәйдә 2017 елның Фатих Кәрим исемендәге әдәби премия лауреатлары билгеле булды

Нәтиҗәләр “Иҗат чишмәләре-2017” XVI Төбәкара шигърият фестивале кысаларында ясалды. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә. Премиягә татар әдәбияты һәм Ф.Кәрим иҗатын пропагандалаган өчен Уфа шагыйрәсе, язучы Фәния Габидуллина, әдәби иҗаты һәм “Иҗат чишмәләре" фестивале идеяләрен алга сөргәне өчен – Чабаксардан Светлана Азамат, иҗади эше һәм яшь иҗатчылар белән актив эше өчен – Бәләбәйдән шагыйрә, «Афродита» балалар шигъри театр җитәкчесе Валентина Пашина һәм башкорт әдәбияты белән Ф.Кәрим иҗатын пропагандалаган язучы, шагыйрь Фәнил Кузбеков лаек булган. Фатих Кәрим исемендәге Бәләбәй районы хакимияте әдәби премиясе быел 15нче тапкыр тапшырыла. Төрле елларда аңа 62 иҗат әһеле һәм Татарстаннан Минзәлә драма театры да лаек булды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев