Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев вафат

Аңа 96 яшь иде.

Бүген иртән Совет һәм Россия Хәрби җитәкче, Хәрби фәннәр академиясе президенты, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев вафат булды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Аңа 96 яшь иде.

Кайгылы хәбәрне Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә Мәхмүт Гәрәев гаиләсе җиткерде.

«Олы яшьтә булуына карамастан, ул соңгы көнгә кадәр сафта калды. Зирәк акыл, көнләшерлек хәтер һәм юмор хисенә ия иде. Россия Оборона министрлыгы коллегиясенә килергә әзерләнде. Тик өлгермәде…» — диелгән хәбәрдә.

Хушлашу һәм җеназа үткәрү датасы, урыны турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Мәхмүт Гәрәев алты сугышта катнашкан. 1941 елның ноябрендә Мәскәү янындагы көрәштә хәрби чирканчык ала, 18 яшендә батальон белән командалык итә. Генерал Гәрәев 20 елдан артык хәрби фәннәр академиясен җитәкләде.

Ул Сугыш һәм Хәтер белән бәйле барлык гамәлләрнең эмоциональ үзәге булды. Төрле халыкара һәм бөтенроссия конференцияләрдә актив катнашты.

Мәхмүт Гәрәев ике дистә китап, йөзләгән фәнни эш һәм мәкалә язды — алар барысы да илнең оборона көченә багышланган. Тарихны яңадан язарга тырышучыларга каршы торды.

Генерал Гәрәев герой-шагыйрь Муса Җәлил исемен кайтару өчен дә күп эш башкарды. Нәкъ менә аның немец коллегалары ярдәме белән кулга алу һәм җәзалау турындагы Гитлер командованиесенең боерыклары табылган. Хәзер Җәлилнең батырлыгы документаль рәвештә расланды.

«Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәхмүт Әхмәт улының туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша», диелгән хәбәрдә.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев