Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бәйрәм ялларында К.Тинчурин театры тамашачыларга үзенең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итәчәк

Күптән көтелгән бәйрәм яллары — 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне һәм 8 март — Халыкара хатын-кызлар көне якынлаша. Шул уңайдан Кәрим Тинчурин театры тамашачыларга үзенең иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итә! Бәйрәм ялларын яраткан театрыгыз белән бергә үткәрегез!

DSC_1405
23 ФЕВРАЛЬ — «ЕФӘК БАУЛЫ БЫЛБЫЛ КОШ» / СЕЗОН ПРЕМЬЕРАСЫА.Гыйләҗевнең әлеге әсәрендә вакыйгалар табигатьнең гүзәл почмагында, ямьле күл буенда бара. Биредә ветераннар өчен картлар интернат-йорты урнашкан. Язмыш аларны монда төрле юллар белән китергән, әмма өлкәннәрнең барысын да ялгызлык берләштерә! Әлбәттә, дәүләт үзләрен ташламый – картлык көннәрендә сыеныр урын һәм ашау-эчү белән тәэмин итә. Ләкин адәм баласына яшәр өчен ипи генә җитми, аңа якыннарының күңел җылысы, гаилә кирәк. Хөкүмәт йортында тәрбияләнүчеләргә әнә шулар җитми.  Кемдер гаиләсен сугыш елларында югалткан, икенче берәүләр балалары исән булып та ятим калган. Кайсы яманрак: якыннарыңны югалтып, караучысыз калумы, әллә балаларың булып та, аянычлы картылыгыңны ялгыз каршылаумы? img_9255 24 ФЕВРАЛЬ — «ЭХ, АЛМАГАЧЛАРЫ» КОМЕДИЯСЕ Алмагач иле авылы халкы зур түземсезлек белән Президент килүен көтә! Чөнки аларга яңа клуб ачылу тантанасына һичшиксез үзе киләчәк дип вәгъдә иткәннәр. Бу вакыйга берәүне дә битараф калдырмый. Шунлыктан барлык авыл халкы шау-гөр килеп бәйрәмгә әзерләнә. Көн-төн репетиция ясыйлар, биюләр кабатлыйлар, өч телдә җыр өйрәнәләр, хәтта авылның үз фокусчысы да табыла. Тик, менә бәла… әлеге тантаналы чарада кем беренче булып чыгыш ясар? Ветераннармы, авыл яшьләре яки көтелмәгән шәһәр җырчыларымы? Мондый бәхет кемгә  тәтер? Бу иҗади бәхәстә кем җиңәр, яңа клуб ачылышына Президент килерме-юкмы – сез боларның барысын да “Эх, алмагачлары!” музыкаль комедиясен карагач үзегез белерсез. Спектакль бик күп халыкчан юмор белән сугарылган һәм анда бик күп биюләр, таныш җырлар бар. Алтын көз 25 ФЕВРАЛЬ — ТАТАРСТАННЫҢ АТКАЗАНГАН АРТИСТКАСЫ ЛЮЦИЯ ГАЛЛӘМОВАНЫҢ 60 ЯШЬЛЕК ЮБИЛЕЕ УҢАЕННАН, «АЛТЫН КӨЗ» БЕНЕФИС-СПЕКТАКЛЕ Кеше тормышы да, табигать төсле, төрле фасыллардан гыйбарәт. Ямьле язлар һәм җылы җәйләрдән соң, адәм баласы алтын көзгә аяк басканын сизми дә кала. Агач әзерләү пунктында бердәнбер кеше яши торган йортта, карт белән карчык гомер кичерә. Алар тормыш сукмагыннан иңне-иңгә куеп, 50 ел бергә атлаганнар. Менә алар, ялгыз хат ташучы хатын белән берлектә, үзләренең алтын туйларын билгеләп үтәргә җыеналар. Ләкин мәхәббәт бәйрәме, әлеге әсәрнең өч каһарманы өчен дә уртак булган ялгызлык бәйрәменә әйләнә. 26 ФЕВРАЛЬ — «КҮРӘСЕМ КИЛГӘН ИДЕ…» МЕЛОДРАМАСЫ Ир белән хатын, үз балалары булмау сәбәпле, ятимнәр йортыннан уллыкка бала ала. Бу адым барысының да күңеленә хуш килә: әби — бабай да, туганнар да яңа гаилә әгъзасы пәйда булуына сөенеп туя алмый. Бала йортка куаныч, бәхет китерә. Ләкин Алмаз үсеп буйга җиткәч очраклы рәвештә үзенең балалар йортыннан алынганлыгын белә. Һәм ул чын әти — әнисен күрү теләге белән яна башлый… Тапкан гына анамы, әллә төн йокыларын калдырып бакканы дамы? Спектакльне карагач әлеге сорауга җавапны һәркем үзе табар. DSC_0109-300x204 8 МАРТ — «БӘЙРӘМ БЕЛӘН, КЫЗЛАР!» КОМЕДИЯСЕ Тормыш сюрпризларга бай. Бер көтелмәгән вакыйга үз көенә аккан гадәти тормышның бик тиз астын-өскә китерергә, җан тынычлыгын алырга мөмкин!..Тәртипле, бернинди начар гадәтләре дә булмаган Солтанга 8 март көнне кырык яшь тула. Шул уңайдан аңа эшендә санаториягә путевка бүләк итәләр. Бәйрәм шау-шуыннан, төртмәле котлаулардан, тормыш ыгы-зыгысыннан туйган ир исә кырык яшьлеген өйдә беръялгызы, тынычлыкта каршыларга хыяллана. Шуңа да ул үз урынына санаториягә хатынын җибәрә. Ниһаять, күптәнге хыяллар тормышка аша! Ул — ялгыз! Тик… татлы мизгелләр бик тиз чәлпәрәмә килә! Тыныч үтәргә тиешле көн тынгысызга әйләнә… ☎Касса телефоны: 8(843) 238-56-17 Электрон билет алу: http://tickets.tinchurinteatr.ru

Чыганак: http://tinchurinteatr.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев