Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бәйрәкә авылында "Алтын көз" бәйрәме үткәргәннәр

Сентябрь кичләренең берсендә Бәйрәкә авылы халкы табигатьнең алтын фасылы – сый-нигъмәтле көзне мактау, аңа мәдхия җырлау өчен бик матур бәйрәмгә җыелды, дип хәбәр итә “Ютазы таңы” газетасы.

Бакча җимешләреннән әзерләнгән купшы өстәл-күргәзмәләр белән бизәлгән авыл мәдәният йортында бу көнне үзгә бер җылылык, яктылык бөркелеп торды. “Алтын көз” бәйрәменә бик күп итеп җыелып килгән авылдашларын җирлек башлыгы Рамил Фәтхиев сәламләде. Ул төзек ишегалларында чәчәк түтәлләре арасында яшәргә яратучы гаиләләргә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Менә алар, үзләре өчен генә түгел, тирә-яктагыларның да күзләрен иркәләрлек матурлыкка күмүче уңган кешеләр – “Алтын куллы оста” Заһит Латыйпов, “Иң матур чәчәк түтәле” ясаган Илгиз Рәшитов, “Ишек алдындагы иң яхшы балалар мәйданчыгы” булдырган Тәлгать Гәрәев, “Иң тәртипле ишегалды” на ия Илнур Абдуллин, “Иң яхшы шәхси утар” хуҗасы Айрат Гыймаев, “Иң яхшы бизәлештәге ишегалды” авторы Әлфия Кабутова.

“АгроМир” җәмгыяте, Бәйрәкә мәктәбе, “Алсу” балалар бакчасы, авыл җирлеге, китапханә һәм мәдәният йорты коллективлары төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән ясалган экспонатлар, дару үләннәре коллекциясе, җәй көннәрендә үстерелгән чәчәкләр тасвирланган фотосурәтләрдән торган күргәзмәләр алтын көзнең бөтен матурлыгын, бөтен серлелеген ачып салды. Кешедә никадәр фантазия, күпме юмор хисе...

Юк, бәйрәм әлеге гүзәллек белән хозурланып кына узмады. Бәйрәкә авылы халкы үз бакчасында гаять зур булып уңган, кечкенәлеге белән дә дикъкатьне үзенә җәлеп иткән яшелчәләре, гүзәллек мизгеле булып истә калган чәчәкләр һәм табигать материаллары композицияләре, гадәти булмыйча, могҗизага әверелгән җиләк-җимеш һәм яшелчәләре белән бәйгедә катнашты. Һәр хезмәт коллективының уңыш темасын чагылдырган иҗади чыгышы да бәйгенең бер шарты булды. Мәктәп һәм балалар бакчасы тәрбияләнүчеләренең концерт номерлары иң җитди йөзле тамашачыны да елмаерга мәҗбүр итте. Бер генә катнашучы да бүләксез калмады.

Бәйрәкә авылында “Алтын көз” бәйрәме уздыру инициативасы белән чыккан район хатын-кызлар советы җитәкчесе Наилә Хөснетдинова, форсаттан файдаланып, быел 25 ел тулган әлеге иҗтимагый оешма эшчәнлеге турында сөйләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев