Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бәхрәйн короле Татарстанны Россиянең иң уңышлы һәм тиз үсеш кичергән төбәкләренең берсе дип саный

Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров Бәхрәйн корольлегенең Манама шәһәрендә Бәхрәйн короле Хәмәд Әл Хәлифә белән очрашкан. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда катнашучылар өметле юнәлешләр буенча үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләшкән. Аерым алганда, әңгәмә вакытында сәүдәне диверсификацияләү һәм аның күләмнәрен арттыру өчен уңайлы шартлар тудыру мөмкинлекләре каралган. Денис Мантуров Россиянең Бәхрәйн белән мөнәсәбәтләре үсешенә зур игътибар бирүен искәрткән. Ул Татарстан Республикасының Фарсы Култыгы дәүләте белән ике яклы хезмәттәшлекне киңәйтүдә аеруча кызыксынуын билгеләп узган. Бәхрәйн короле үз чиратында Татарстанны Россиянең иң уңышлы һәм тиз үсеш кичергән төбәкләренең берсе дип белүен хәбәр иткән. “Без республика Президенты Рөстәм Миңнехановны да яхшы беләбез. Аны яратабыз һәм хөрмәт итәбез”, - дип өстәгән Хәмәд Әл Хәлифә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев