Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә? (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

Бәхетле гаиләнең сере нәрсәдә? Татарстанның халык артистлары  Зөлфия-Җәвит Шакировлар белән әңгәмәдә без әнә шул сорауга җавап табарга тырыштык. Сөйләшүебезнең сәбәбе дә бар, алар энҗе туйларын билгеләп үтә.

g1 Зөлфия: – Тормышыбызны җи­ңелдән башламадык. Гаилә әле оешып кына килгәндә үк, бик күп сынаулар үтәргә туры килде. Хәзер шул сынау­лар өчен шөкер итәбез. Ул безгә гаиләнең нигезен ныгытырга яр­дәм иткән икән. Ашаган ризы­гызыбның тәмен белдек, алган малыбыз, зурмы ул, кечке­нә­ме, кадерле булды. Ә хәзерге парлар тормышларын рәхәттән башлыйлар. Бөтен нәрсә әзер, шул­кадәр матур машиналарга утырып язылышырга баралар, кыйм­мәтле рестораннарда туй үткә­рә­ләр һәм... ярты ел да бергә тормыйча аерылышалар. Бөтен нәр­сә әзер булгач, нишләп бер-бе­реңне хөрмәтләп яшәмәскә соң? Чөнки тормышның тәмен тоймыйлар. Алар безнең кебек, кеч­кенә генә җиһаз алу шатлыгыннан йоклый алмыйча ятуның нәрсә икәнен күз алдына да ки­те­рә алмыйлар. Бәлки гаилә авырлыклар аша башланса, хәерлерәк буладыр. Авырлык сабыр булырга өйрәтә. Минемчә, аерма шунда гына: без тормышны астан башладык, ә хәзер өстән, әзердән башлыйлар. Аннан соң, хатын-кызга сабыр булырга кирәк. Ирләр – бик кызу халык бит алар. Җәвит абыең да – кызу кеше. Ә хатын-кызда сизем­ләү күбрәк. Җәвит кызганда, авыз­га су кабам, мин киңәш бир­гәндә, ул сүземә колак сала. Җәвит: – Утыз ел бергә яшибез. Ачуланышкан, үпкәләшкән чаклар булмады дисәм, ялган булыр иде. Булды, ләкин бездә ул беркайчан да озакка бармады. Ачуланышып, төр­ле бүлмәләргә кереп китәбез дә, икебезнең дә эче пошып, чәй өстәле янына чыгып утырабыз. Чәй эчкәндә бөтен әйбер юыла. Кабынып китүләр исә күбрәк сән­гать мәсьәләсендә, репертуар темасына кагылышлы. Дөрес, ир-ат үзен һәрвакыт хатын-кыздан өс­тен куярга тырыша. Әмма үзеңчә эшләп, ахырдан, ник хатынны тың­ла­ма­дым икән, дип уйлаган чак­лар да була. Зөлфиянең сизем­ләве көчле. Кайчак берәр эшкә барырга җыен­ганда, яныма килә дә, юлың уңмас, бүген барма, дип әйтә. Зөлфия юлымның уңмавын аяк атлавымнан ук сизеп тора инде, әйттем мин сиңа, дип каршы ала. Аннары бит, яши-яши, бер­бөтен булып бетәсең. Без һәрва­кыт бергә, һәрвакыт кеше күз алдында. Безне сөйлә­де­ләр дә, чәй­нәделәр дә, ләкин бервакытта да начар гайбәт булмады. Аңа юл куймадык. – Менә сез яшьләр бөтен нәр­сә әзер булганга аерылуга җиңел карый дисез. Үзегезнең дә улыгызга бөтен нәрсә әзер булгандыр бит. Заман үзгәрде, хәзер­геләрне аерым яшәүләр, тулай тораклар белән сынап булмый торгандыр. Җәвит: – Дөрес, улларыбыз тор­мыш­ларын авырлыктан башламады. Ләкин алар мөстәкыйль тормышка әзер иде. Үз көннәрен үзләре күрә, үз юллары бар, безнең өскә салынып ятмыйлар. Кече улыбызга – 20 яшь, бездә бар да бар дип ятмый, каникулда эшкә урнашты, беребез дә көнне бушка уздырырга яратмыйбыз. – Бер-берегездән көнләшә­сез­ме? Зөлфия: – Миндә андый хис бөтенләй юк. Кайбер җырчылар бер-бер­сенең җырына, күлмәгенә кызыга. Бәләкәй чактан ук кеше әйбе­ренә кызыкмадым. Җәвит шуның өчен, бигрәк тыныч син, дип битәрләп тә ала. Кешедән калышмыйм дип ашыга торган гадәтем дә юк. Ашыкмыйча гына эшлим, барыбер үз дигәнемә ирешәм. Мин – җиде тапкыр уйлап, бер тапкыр кисүче кеше. – Бер тапкыр да ялгышмадыгызмыни?   Җәвит: – Миңа кияүгә чыгып ялгышты... (көлешәләр) Зөлфия: – Аллага шөкер, төзәтә алмаслык ялгышлар эшләгәнем юк. Җәвит: – Тормышыбыз үкен­мәс­лек, Ал­лага шөкер. Ләкин вак-төяк үке­нечләр булмады түгел. Кайбер адымнарны ясамасаң, бәлки яхшырак булгандыр. Зөлфия белән ике­безнең дә кискен борылышлар ясый торган гадәт бар. Әйтик, мин Казанга киттем, Зөлфия Уфада калды. Болай яшәп булмый, мин Уфага кайтам дигәч, укуын ташлап, Казанга килде. Казан консерва­тория­се­нең беренче курсына яңадан укырга керергә туры килде. Аннары, гаилә хакына дип, консерваторияне дә калдырды. Ләкин барыбер үз ди­гә­ненә иреште: ике балабыз да үскәч, кире Уфа вузына укыр­га кереп, аны тәмамлап чыкты. Зөлфия: – Минем өчен карьера беркайчан да беренче урында булмады. Гаиләмә ничек уңайлы? Сайларга туры килгәндә үземә әнә шул сорауны бирә идем. Консерватория укы­тучым, тормыштагы остазым Зөләйха апа Хис­мәтуллинага рәх­мәт. Ул: “Зөлфия, белемең бар, йөр­мәгез икегез ике җирдә интегеп, баланы тилмертеп. Берегез – нәфис сүз остасы, берегез – җырчы. Фи­лар­мониягә барыгыз. Гаст­рольгә чыксагыз да бергә булырсыз, үз төркемегез булыр, бергәләп иҗат итәрсез”, – дигән иде. Баксаң, заманында Зөһрә апа Сәхабиева, Хәй­дәр абый Бигичевларга да шулай дип әйткән булган икән. Һәм менә бу борылышка һич кенә дә үкен­мим. Гел бергә булдык, балаларыбыз сау-сәламәт, акыллы булып үсеп җитештеләр. – Балаларга дару бирмәскә тырышам, дидегез. Ничек дә­ва­ланасыз?   Зөлфия: – Башлыча дару үлән­нәре һәм мунча белән дәваланабыз. Җа­ның­да тынычлык булса, чиргә биреш­мисең ул. Быел җәй бер айга соңга калып килде, әле үлән­нәрне җыеп, киптереп калырга була. Урман җи­ләкләренең һәм­мәсен җыя­быз. Чәй­не төрле үлән­нәр кушып үзем ясыйм. Бер әй­берне генә кешедән алабыз. Ул да булса, “Иван-чәй”не. Чөнки аны артист Гамил Әсхәдул­ладан да остарак итеп әзерләүче кеше юк. Аның чәендә әче тәм дә булмый, хуш исе исә, башны әй­лән­де­рерлек. Укол салырга туры кил­сә, үзем салам. Табиблар да миңа салдыра. Кул артың җиңел диләр.  
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан
РЕДАКЦИЯ: Сезнең игътибарга видеолар тәкъдим итәбез. https://www.youtube.com/watch?v=CbGvxYnfnW0 https://www.youtube.com/watch?v=LrHksGrvGWw https://www.youtube.com/watch?v=iE3u8oVyyaw https://www.youtube.com/watch?v=tqlwgj5Ahec https://www.youtube.com/watch?v=CbGvxYnfnW0

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев