"Бәхет ул – үзеңнең кешеләргә, ил­гә, халыкка кирәклегеңне тоеп яшәү"

Әй, бу гомер дигәннәрең... Талантлы каләм иясе, озак еллар “Ватаным Татарстан” газетасы­ның хатлар бүлеге мөдире һәм баш редактор урынбасары булып эшләгән Сәмигулла Хәйрет­диновның арабыздан китүенә дә 23 ел вакыт узып киткән. Исән булса, аның 70 яшьлеген бәйрәм иткән булыр идек. Хәер, күңеле гел игелектә бул­ган каләмдәшебезне без мо­ңарчы да онытмадык. Боерган булса, киләчәктә дә искә алып яшәрбез. Татарстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре, республика жур­­­­налистларының Хөсәен Ямашев исемендәге мәртәбәле бүләге иясе, тарих фәннәре кандидаты Сә­мигулла Хәйретдинов борынгы Бол­гар якларының Иске Рәҗәп авы­­лында туып үсә. Аның бөтен тор­­мышы минем күз алдымда уз­ганга, ышандырып әйтә алам: туган авылын, якташларын аның кебек мөкиббән китеп яратучылар мәң­ге­лектә аерым урын биләргә хак­лы. Яңарак кына нәшер ителгән “Күңелем синдә, авылым” китабындагы “Бәрәнҗәрләр” тарихи романында, повесть һәм хикәя­ләрендә, күп санлы мәкалә­лә­рендә дә ул туган авылының борынгы тарихын, фаҗигале үткә­нен һәм бүгенгесен күңеле аша үт­кәреп яза. Авторның: “Җир-суы бар – җирен сөйләр, ил-йорты бар – илен сөйләр, ил йорты юк – ниен сөйләр?” – дигән тирән мәгънәле сүзләренә сыйган фәл­сәфә ки­тапның беренче юлларыннан алып ахыргача дәвам итә. Сәмигулла Хәйретдиновның иҗади мирасында “Бәрәнҗәр­ләр” дип исемләнгән роман Бөек Болгар төбәгендәге иң борынгы чорларда яшәгән ата-бабалары­быз­ның тормыш-көнкүрешен күз алдында тотып язылган. “Бә­рәнҗәрне җиңгән батыр”, “Ак бүре ыруыннан”, “Ибне Фад­лан­ның бәрәнҗәр­ләр белән очрашуы”, “Утка табынучылар”, “Бараҗ хан һәм Бәрән каласы”, “Алтын кораб”, “Көмеш белә­зек” һәм башка язмаларда моннан меңнәрчә ел элек булган вакыйгалар тасвирлана. Тарихи дөрес­лек­не чагылдыру өчен авторга озак вакытлар дәвамында төрле архивларда булырга, Татарстанда гына түгел, Мәскәү, Санкт-Петер­бург һәм башка калаларда сакланып калган төрле документларны өйрә­нергә туры килә. Иҗатына рух өстәүче тагын бер чыганак бар: автор Шәһри Болгар, Шәм-Суар, Биләр төбәгендәге һәр авылда диярлек булып, буыннан-буынга күчеп сакланып калган төрле тарихи вакыйгалар, легендалар, риваятьләрне дә өйрәнә. “Беренче куыш”, “Сәфәр”, “Күченү” һәм баш­ка кыйссаларында тарихи вакыйгалар авторның иҗат чиш­мәсе нәкъ менә шулар ярдәмендә тулылана баруны раслый. Казан ханлыгына кадәрге чорда тарихи җирлегебездәге үзгә­решләр, Болгар, Биләр, Шәм-Суар төбәкләрендә халыкның яшәү рә­веше, дошманнарга каршы аяусыз көрәштә ныгый баруын да автор төрле вакыйгалар белән аралаштырып, мавыктыргыч итеп тасвирлый алган. Казан ханлыгы басып алынганнан соң, Болгар төбәгендә яшәүче­ләр дә озак еллар дәвамында тет­рәндергеч язмыш кичергән. Әмма Бөек Болгар чорының рухы сакланып калган: халкыбыз беркайчан сынмаган, сыгылмаган. Бу кадәресе авторның “Петр патшага үтенеч”, “Губернаторның хафага төшүе”, “Рәҗәпләр сүзенә ойдың”, “Сәид Ва­хиди хәзинә эзли” һәм башка әсәрләрендә дә урын алган. Октябрь инкыйлабының шаукымы, Бөек Ватан сугышы да Болгар авыллары тарихында тирән эз калдырган. Авторның шул чорны чагылдырган “Җил еламый – ил елый”, “Зарлы еллар”, “Шәүләләр югал­ганда” язмалары да укучыны уйландырырлык. Аларны укыгач, күңелгә, бүгенге тормышыбызның кадерен күб­рәк беләсе иде, дигән уйлар килә. Әйтергә кирәк, авторның Тә­теш районына иҗади командировкага барган җирендә йөрәк өянә­геннән кинәт вафат булуы сәбәпле, “Бәрәнҗәрләр” романы күпмедер күләмдә тәмамланмаган хәлдә калган. Әмма язылган кадә­ресендә дә эчтәлеге һәм вакыйга­ларның мавыктыргыч итеп тасвирлануы аерым игътибарга лаек. Сәмигулла Хәйретдиновның вакытлы матбугатта басылып чыккан хикәяләре китапта аерым бү­лек алып тора. “Корыган яфрак”, “Рәх­мәт, улым”, “Җимешле алмагач” кебек хикәяләре авторның инде язучы буларак остара баруын дәлилли. Олпат язучыбыз Барлас ага Камалов истәлекләрендә язганча, “Сәмигулла Хәйретдинов тарихчы гына булып калмыйча, матур әдә­биятка да үз кеше, талантлы иҗат­чы булып кергән иде. Аяусыз әҗәл гомерен иртә кисмәсә, бүген без аның тормышчан роман-по­весть­ларын, күп санлы хикәяләрен укып, сөенгән булыр идек”. Йолдыз сүнгәч тә, аның нурлары Җиргә озак еллар буе сирпелеп тора, дибез. Якты күңелле, саф йө­рәкле, булдыклы, уңган кеше дөнь­я­дан киткәч тә, аның Хатирә шә­менең нуры гаиләсенең, авыл­даш­ларының, хезмәттәшләренең, са­бакташларының күңелен яктырта. Аның кыска гына гомерен текә таудан тырышып-тырмашып һа­ман югарыга үрмәләү белән чагыштырасы килә. Баштарак Мамадыш ра­йоны газетасында, аннары “Татарстан яшьләре”ндә, тора-бара “Ватаным Татарстан” редак­ция­сен­дә эшләп, үзенең каләмен чарлады ул. Әйтергә кирәк, “Ватаным Татарстан” газетасының хатлар бү­леге мөдире һәм баш редактор урынбасары булып эшләгән чорында, Сәмигулла Кәрим улының иҗади сәләте тагын да ачылыбрак китте. Аның хикәяләре, кызыклы язмышлы кешеләр турындагы очерклары һәм язмалары көн саен диярлек дөнья күрә, меңнәрчә укучы­ла­рыбызның күңел кылларын тибрә­тә, рух  күтәренкелеге  өсти иде. Ул якташ-авылдашлары, хез­мәттәшләре, якыннары-туган­на­ры­на гына түгел, чит өлкәләрдә яшәү­­че милләттәшләребезгә дә үзенә күрә бер рухи терәк була алды. Газетада әледән-әле басылып килүче “Милләттәшләребез ава­зы” сәхифәләрен Россиянең иң ерак төбәкләрендә яшәүче татарлар да яхшы хәтерли. Хез­мәт­тә­ше­без, хатлар бүлеге корреспонденты Ми­ләүшә Исмәгыйлева әй­тү­енчә, аны сорап, әле бүген дә редакциягә килүчеләр булгалый. Безнең халык – хәтерле халык. Яхшысын да, яманын да онытмый. Сәмигулла Хәйретдиновның игелекле гамәлләре дә халык күңе­лендә. Аның 70 еллыгына багышлап, махсус китап нәшер итәргә җы­­­енганыбызны белгәч, ярдәм итәргә теләүчеләрне санап бетерерлек булмады. Арада кемнәр генә юк: “Татагрохимсервис” бер­ләшмәсе директорлар советы рә­исе Салихҗан Кәлимуллин, Россия Федерациясенең Татарстан буенча ветеринария лабораториясе җи­тәкчесе Рәис Кәримов, Татарстан Югары суды судьясы Рәис Абдуллин, Чүпрәле районы крес­тьян-фер­мер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуров, Татарстанның атказанган юристы Рәфыйк Гыйниятуллин, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рә­фыйк Игъламов һәм башка бик күп­ләр авторның иҗатын халыкка җит­керү буенча башлап йөрү­челәр булды. Сәмигулла Хәйретдиновның бер язмасында мондый юллар бар: “Бәхет ул – үзеңнең кешеләргә, ил­гә, халыкка кирәклегеңне тоеп яшәү. Тормышта үз урыныңны табып, бөтен көчеңә, тулы егәреңә эшли алудан да зуррак бәхет юктыр”. Ул шулай яшәде. Ә андый­ларның мәңгелектә үз урыны бар.  
Камил Сәгъдәтшин, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: