Татар матбугаты
Бәхет ничә сум тора?
Россия халкына бәхет өчен аена 105 мең сум акча кереп тору кирәк икән. Ә сезгә бәхет өчен ничә сум җитә? Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре уздырган сораштыруда респондентларның нибары өч проценты гына: “Бәхет акчада түгел”, – дип җавап биргән. Соңгы арада ил халкы арасында акча җыючылар саны да арткан, ди белгечләр. Аларның күбесе бу акчага милек сатып алуны, бер ишләре акчаларын банкта саклауны өстен күрә икән. Ә сезгә бәхет өчен ничә сум җитә?
Илгизәр ГАЙНЕТДИНОВ, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, икътисадчы:– Биш кешелек гаиләгә айга 80-100 мең сум акча кереп торса, бәхет дип әйтергә буладыр. Бүген күп кеше җыелган акчасын, дөрестән дә, күчемсез милеккә тота: җир участогы сатып ала, йорт төзи башлый. Бу ысул шулай ук начар түгел. Мин үзем җыелган акчаны хөкүмәт банкларында саклау яклы. Әлеге ысулны кулланучыларга банкта 1,4 миллион сумнан да артык акча тотмаска киңәш итәр идем. Билгеле булганча, банк банкротлыкка чыккан очракта, шушы суммага кадәрге акчагыз гарантияләп кире кайтарыла. Бу очракта банкларны дөрес сайларга кирәк. Бүген акчаны федераль дәрәҗәдәге банкларда саклау ышанычлырак.
Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА, шагыйрә:– Бәхетне байлыкта күрүчеләр булса да, ул акчада түгел, әлбәттә. Минем аңлавымча, бәхет ул – үзеңнең һәм якыннарыңның таза-сау булуы, имин-тыныч тормышта яшәү, тәүфыйклы, акыллы балалар үстерү. Яшәешнең мул яки ярлы тормышлы булуы, әлбәттә, турыдан-туры акчага бәйле. Шуңа күрә кешечә яшәргә тырышабыз, булсын-булсын дип, дөнья куабыз, күбрәк акча табарга тырышабыз. Дөньясы шулай корылган. Бәхет өчен фәлән сум җитә, дип төгәл генә әйтә алмыйм, чөнки бәхетне акчага бәйләмим. Эшләп тапкан акчамның хәләл булуы белән бәхетлемен. Ә акчаның, күпме тапсаң да, җитәсе юк. Булганына шөкер итәм. Җыелган әзме-күпме акчамны йортымны ремонтлауга тотуны яки үз кесәмдә саклауны хуп күрәм. Чөнки саклык кассаларына, банкларына көннән-көн ышаныч кими бара.
Раил ГАТАУЛЛИН, Белем.ру порталы җитәкчесе: – Мин үз алдыма күп максатлар куйдым һәм, аларга ирешә барып, көн дә үземне бәхетле тоям. Максатларның саны арта бара. Кайберләрен гамәлгә ашыру өчен бер тиен дә кирәкми, ә кайберләре өчен кимендә 20-30 миллион сум акча кирәк. Минем очракта ай саен 150-200 мең сум акча эшләгәндә, максатларның күбесенә ирешә барырга була. Җыелган акчаларны мин нигездә үземне, компаниямне камилләштерүгә тотам һәм янә бизнеска кертеп җибәрәм. Акчам кулымда булмый диярлек. Бер акча икенче акчаны эшләргә ярдәм итә. Аларның күбесен әлегә пассив керем булдыру өчен файдаланам. 1 сәгать эчендә 1 сум да, 1000 сум да акча эшләп була бит. Быел 30 июльгә кадәр 90 көн эчендә 1 миллион сум акча эшлим дип әйткән идем. Мин бу вәгъдәне кешеләргә түгел, ә үземә бирдем. Дәүләткә, кешеләргә өмет итәргә кирәк түгеллеген бераз соңрак – 40 яшь тулгач кына аңладым. Бөтен ышаныч – үзеңдә генә. Башымда, уйларымда күп киртәләр торганын аңладым. Беренче чиратта максатым 90 көндә 1 миллион сум акча эшләү түгел, ә әлеге киртәләрне алып ташлау иде. Өч айда 700 мең сум чамасы гына акча эшли алсам да, максатыма ирештем дип әйтә алам. Күп акча эшләү өчен мин, акчаны күп эшли торган кешеләр белән дуслашып, якыннанрак аралаша башладым. Минем хәзер 40-50 кәттә бай дустым бар. 90 көндә 1 миллион гына түгел, ә 100 миллион сум акча эшләү серләрен дә беләм. Күп акчаны берүзең генә эшләү кулай түгел, команда кирәк. Хәзер командам зурая, янымда саф күңелле, максатчан, амбициоз, сәламәт акыллы кешеләр арта бара. Зур булмаган бизнес-тренинглар үткәреп, башка кешеләрне дә упкыннан тартып чыгара башладым.
Люция Мусина, җырчы:– Бәхет акчаңның ничә сум булуында түгел, ә булганына риза булудадыр, миңа калса. Җыелган акчаны исә банкларда саклау кулайрактыр.
Илнур ЗАКИРОВ, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты:– Бәхет өчен күп кирәк! Акчага килгәндә, бер көнгә гаиләмне туйдырырлык булса – шул җитә. Җыелган акчаны саклап тормыйм. Аңа күчемсез милек алу яхшырактыр, минемчә.
Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев