Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"БДИны туган телдә тапшырырга рөхсәт итүне теләп, күпләр мөрәҗәгать итте" - Илдар Гыйльметдинов

"Мине "Кайчан дәүләт имтиханын туган телдә тапшырырга мөмкинлек бирә торган законны тәкъдим итәсез инде", дип гел сүгәләр. Миндә ул закон проекты бар, әзер. Без аның хакында РФ Мәгариф министрлыгында да фикер алыштык инде. Әмма эш мәгариф системасының әлеге законны тормышка ашырырга әзер булмавына килеп төртелде". Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Дәүләт Думасы депутаты, Татар милли-мәдәни Федераль автономиясе советы рәисе Илдар Гыйльметдинов белдерде.

"БДИны туган телдә тапшырырга рөхсәт итүне теләп, күпләр мөрәҗәгать итте. Укучыга, әйтик, бер имтиханны туган телендә тапшыру хокукын бирә торган закон проекты инде әзер дип белдерәм. Әмма, белүегезчә, мондый гамәлләрне тормышка ашыру мәгариф системасындагы мөмкинлекләрдән чыгып эшләнә, Мәгариф турындагы законда бу хакта язылган. Мәктәп баладан ул имтиханны кабул итәргә әзерме? Бәлки, ул законны кабул да итәрләр иде, әмма ул формаль булып калмасын өчен, чыннан да эшләсен өчен имтиханнарга бәя бирерлек хисап алу, контрольдә тоту механизмнары да эшләнергә тиеш. Мәктәпнең әзерлекле булуы кирәк. Безнең система әлегә моңа әзер түгел", - дип аңлатты Илдар Гыйльметдинов.

Депутат белдергәнчә, әгәр мәгариф системасында тиешле документлар, материаллар эшләнеп бетсә, дәүләт имтиханын туган телдә тапшырырга мөмкинлек бирә торган законны иртәгә үк кабул итеп булачак һәм ул балага туган телендә имтихан тапшыру хокукын бирәчәк. "Бала имтиханны туган телендә бирәме, бирмиме – анысы икенче мәсъәлә. Баланың сайлау хокукы булырга тиеш", - диде Илдар Гыйльметдинов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев