Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"БДИны туган телдә тапшыра алу хокукын закон нигезендә беркетергә кирәк" - Илдар Гыйльметдинов

БДИны туган телдә тапшыра алу хокукын закон нигезендә беркетергә кирәк, дип белдергән сишәмбе “Россия бүген” халыкара мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов. Бу хакта РИА “Новости” яза. “Миңа “Сез Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телдә тапшыруга ничек карыйсыз?” дигән мөрәҗәгатьләр күп килә. Үземнең кеше буларак шәхси һәм дә депутат позициямне рәсми рәвештә җиткерәм. Мин баланың имтиханын туган телендә тапшыру хокукына, закон нигезендә беркетелгән хокукка ия булуын хуплыйм. Сүз аны мәҗбүри кую турында түгел, хокукка ия булу турында бара”, - дип белдергән Илдар Гыйльметдинов  21 февраль көнне билгеләп үтелгән Халыкара туган тел көненә багышланган матбугат конференциясендә. Шул ук вакытта ул чишәргә кирәк булган башка сорауларның да килеп тууын искәрткән. Моңа имтиханга әзерләнү дә, укытучылар әзерләү дә, контроль-үлчәү материаллары да керә дигән ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев