Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

БДИда 100 балл җыеп КФУга кергән студентларга 80 мең сум бирәләр

БДИда 100 балл җыйган һәм КФУга кергән 84 беренче курс студентына бер тапкыр 80 мең стипендия бирәләр. Бу хакта югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә. БДИда профиль фәне буенча 100 балл җыйган студентлар шулай ук 4 тән 10 меңгә кадәр стипендиягә дә өметләнә ала. "Быел Казан федераль университетына йөз баллы 84 укучы керде. Шуларның 71е бюджетка, 13е контракт буенча укый. Әгәр студент бер фәннән 100 балл җыеп, башкаларыннан аз балл җыйса, ул бюджетка керә алмаска да мөмкин. 100 баллыларның 51е рус теленнән, 15е химиядән, 6сы тарих һәм информатикадан 100 балл җыйган", - дип сөйләгән кабул итү комиссиясенең секретаре Олег Бодров.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев