Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"БДИ булганда, Урта гасыр ахыры культурасы кайгысы түгел" - Геннадий Макаров

Фольклорчы галимнәр Урта гасыр ахырындагы рухи мирасны җыялар, өйрәнәләр, әмма бүгенге заман мәдәниятендә әлеге музыкаль-поэтик культура хәзер бик аз кулланыла. Сәнгать фәннәре кандидаты, атказанган сәнгать эшлеклесе, фольклорчы галим Геннадий Макаров “Татар традицияләрендә ислам фәлсәфи поэзиясе һәм музыкасы” дип аталган лекциясендә үзенең борчылулары белән дә уртаклашты. Борынгы музыкаль-поэтик культура – ул бит сәнгать тә, балаларыбызны тәрбияләү чарасы да. Аның этник һәм эстетик яктан потенциалы зур. Тик әлеге кыйммәтләрне мәгариф системасы аша бирү мөмкинлеге юк - мәктәптә БДИ булганда, Урта гасыр ахыры культурасы кайгысы түгел. Өстәмә белем бирү системасын куллансак кына”, - диде галим. Ул үзенең фольклор экспедицияләрдән алып кайткан илаһи бәетләрне балаларга ансамбльләрендә өйрәтеп, кулланылышка керткәнен мисал итеп китерде. Геннадий Михайлович борынгыдан кулланылган уен коралларының җәдидчелек җиңгәннән соң онытылуын билгеләп үтте. Мөселман татарларда онытылган, ә керәшеннәрдә сакланып калган думбыраны - иске татар культурасы уен коралын мисал итеп китерде. “Мин борынгы тынлы уен кораллары буенча диссертация якладым, китап та яздым, ә файдаланылмый, - ди гомерен экспедицияләргә багышлаган галим, ачынып. - Борынгы уен коралларын җәмгыятькә кайтаруның механизмы юк”. Лекцияне Казан федераль университетының Ислам мәгарифен һәм исламиятне үстерү ресурс үзәгендә оешкан “Исламика” лекторие оештырган иде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев