Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Базарда нинди хәлләр булмас?!

Бәяләр уйнап торуына тәмам күнегеп беттек инде. Шуңа да базар-кибетләргә чыккач, азык-төлекнең кайда, ничә сумга сатылуын ачыклар өчен, әллә ничә сәүдә ноктасын әйләнеп чыгучылар барлыкка килде. Болай тикшереп тә йөрмәсләр иде, ни кызганыч, бүген күпләрнең пенсиясе, хезмәт хакы очны-очка ялгап яшәргә генә җитә шул.   Статистлар атна саен республикадагы азык-төлек бәя­ләренә анализ ясый. Татарстан дәүләт статистика ида­­рәсеннән алынган мәгъ­лү­матлардан күренгәнчә, соң­гы атналарда яшелчә, җи­ләк-җимешкә бәя төшү күзә­телә. Бу, билгеле инде, сезон белән бәйле. Күпләрнең бакчасында, мулдан булмаса да, уңыш өлгерде, шуңа да бәядә үзгәреш күзәтелә. Мисалга, алдагы атнада бәрәңгенең бер килограммы 29 сум 20 тиен булса, хәзер ул уртача 25 сум 96 тингә калган. Башка яшелчәләр белән дә шул ук хәл. Аеруча кәбестәнең бәясе төшкән: бер атна эчендә 22 сум 33 тиеннән 17 сум 72 ти­енгә калган. Бер ай элек кенә аның килограммын 50 сумга сатып алырга туры килә иде. Соңгы бер атна эчендә тагын нәрсәләргә бәя төш­кәнме? Статистлар туңды­рыл­ган балык, үсемлек мае, маргарин, тавык йомыркасы, шикәр комы, бодай оны, дөге, карабодай, токмачларга бәянең бераз гына кимүен (тик артык сизелерлек түгел) белдерә. Ә менә сыер ите, тавык, атланмай, каймак, тары ярмасы, аракыга бәя күтә­рел­гән. Бәя бездә арзанрак Колхоз базарындагы вәз­гыятьне ачыклар өчен, әлеге сәүдә мәйданына барып, сатучылар белән дә сөйләшеп кайттык. Килә-керешкә Чуашстаннан килгән апалар белән очраштык. Сүзгә саран булып чыкмадылар, яшелчә үстереп көн күрүләрен, алар­ны зур мәйданнарда игеп акча эшләүләрен әйттеләр. Казанга кыйммәтрәк бәягә сатар өчен килүләрен дә яшер­мәделәр. Безнең базарларда сатып, тормышларын алып баруларын әйттеләр. “Атнага бер көн киләбез, – ди Зина ханым. – Кайвакыт ике тапкыр да була”. Ул авылларында кол­хозның бетүе, ферманы шәхси кеше алуы, авыл хал­кы­на эш калмавы хакында сөйләде. Менә шуңа да алар яшелчә үстереп, сату итү кә­себенә кереп кит­кәннәр икән. Кәбестәне – 15, чөген­дер­не – 30, ташкабакны – 30, кабакны – 35, сарымсакны 200-250 сум­нан саталар. (Сүз уңаен­нан, бәяләр турында сорашканда, “чөгендер” дип татарча әйтеп куйгач, чуашча да “чөгендер ул”, – дип елмаеп куйдылар.) Базардагы бәя­ләр хакында кызыксынуымны бел­гәч, үзләрендә азык-тө­лек­нең арзанрак булуын да җиткерделәр. “Без­нең рай­онда җитештерелгән сөт ризыклары бик тәмле. Ряженкабыз калак белән ашый торган, шулкадәр куе. Монда андыйны бер тапкыр да оч­ратканыбыз юк. Ярты литры 36 сум тора. Кайнаган бер литр сөт 60 сум.  Ә менә кайнамаганын төгәл әйтә алмыйм, 35 сум тирәсе бугай”, – ди Зина ханым. Әлеге ризык­ларның Татарстанга кадәр килеп җитмәвен, бары тик Чуашстанда гына сатылуын әйтте ул. “Сезгә кадәр килеп җитсә, аның бәясе дә артачак”, – дип куйды. Базар буйлап йөргәндә, яшелчәләрнең, чыннан да, Чуашстаннан күп кертелгә­ненә инанырга туры килде. Адым саен – ут күршеләрдән килгән кишер, чөгендер, бәрәңге. Үзебезнекеләр бик аз. Булса да, шактый кыйм­мәт. “Үзебез үстергәч, кыйм­мәткәрәк сатасы килә бит, – ди Сәлимә апа соравыма каршы. – Без бары тик бакчада үскәнне генә сатабыз. Помидорны, мәсәлән, мин килограммын 100 сумнан алып 180гә кадәр бирергә тырышам. Ашламалар сипмим, экологик яктан чиста ризык итеп үстерәм мин аны, шуңа бәясе дә кыйммәт”. Җиләге кемнеке? Колхоз базарында җи­ләк-җимешләр дә бик күп. Аны­сын Мари Иленнән ки­тер­гәннәр. Дөрес, Яшел Үзән­­нән, Раифадан дип бакча җиләге саталар иде. Аны­сының килограммы өчен 350 сум сорадылар. Ә менә кура җиләге белән кызыксына башлагач, сатучысы бәя кү­зәтеп кенә йөргәнемне бел­гәч, әйтмәде. Хәер, базар тулы кура җиләге, аны – 300-350 сумга саталар. Маридан килгән слива белән сырганакка – 200, чиягә – 250, карлыганга – 230, кара җи­ләк­кә – 200-250, күк җиләккә 350-380 сум сорап торалар иде. Вак кына абрикосны 60 сумга куйганнар. Үзебезнең җирлектә үс­кән сырганакны да сатып торучылар бар. Аларда да бәя шул ук. “Чуашстаннан килеп яшелчә саталар, Мари Илен­нән  җиләк-җимеш китерә­ләр, алар ничек үстерә белә соң?” – дип сорыйм сатучылардан. “Каян килеп җиләк-җимеш Мари Илендә үссен, Белоруссиядән кайтартылган ул. Алдалап саталар. Маридагы һава шартлары да бездәге кебек. Мондый эре җиләкләрне берничек тә күп иттереп үстереп булмый. Бакчада кара карлыганның беткәненә әллә кайчан, алар һаман да сата. Кеше белмичә ала”, – ди бер сатучы. Ите дә, сөте дә мулдан Колхоз базарында ниләр генә сатылмый. Җаның ни тели, шуны табарга була. Бер читтә үсентеләр белән сәүдә итәләр, дару үләннәренең дә үз сату ноктасы бар. Халык йө­ри, кызыксына. Биредә авылдан килгән тавык йо­мыр­касының дистәсен 60 сумнан алырга була. Анысы инде безнең җирлекнеке булып чыкты, Биектаудан килдек, диделәр. Базарның эчке ягын да да сату гөрли. Итләр дә, яшелчәләр дә, балыклар да тезелеп киткән. Бәяләре дә төрле. Берничә төрле итне катнаштырып, фаршлар да ясап куйганнар. Тавыкныкы – 230, сыер итеннән ясалганы – 290-380, сыер белән сарык ите кушып эшләнгәне 290-340 сум тирәсендә. Ит тә бик күп. Татарстанныкы да, Чуашстаннан килгәне дә. Бәяләре дә төрле. Кайсы җире кирәк, арзанга бирәм, дип кенә торалар.  Акчаң булса, телә­гә­неңне сатып алырга була. Нәрсә дисәң дә, базар бит ул!   2-1  
Лилия Нурмөхәммәтова, Ватаным Татарстан
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев