Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Баулы шәһәрендә хатын-кыз сумкаларына багышланган күргәзмә ачылачак

Татарстанның Баулы шәһәрендәге Туган як тарихы музеенда 25 ноябрьдә хатын-кыз сумкаларына багышланган күргәзмә ачылачак. Ел саен Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Әниләр көненә багышлап оештырылучы әлеге күргәзмәдә хатын-кызларның төрле чорларда, төрле елларда модада булган сумкалары тәкъдим ителәчәк.

Бу уңайдан музей халыктан яңа күргәзмәгә куяр өчен сумкалар кабул итәргә әзер. Мәсәлән, район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Моратова музейга үз коллекциясеннән төрле фасон һәм төстәге унөч сумкасын бүләк иткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев