Баулы мөгаллимнәре "Туган тел" дип исемләнгән бәйгедә көч сынаша

Баулының 4нче гимназиясендә Россия күләмендә үткәрелә торган «Туган тел» мастер-класс бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Анда районның төрле мәктәпләреннән 10 укытучы катнашты, дип яза районның "Хезмәткә дан" газетасы. Бәйгедә катнашучы конкурс кагыйдәләре буенча «Минем туган ягым, минем мәктәбем, минем һөнәри эшчәнлегем» темасына әзерләнгән презентация буенча үзен күрсәтергә, нинди дә булса милли киемне жюри һәм тамашачы хозурына куярга һәм укыту алымнары осталыгын, белем бирү технологиясен ачучы мастер-класс сәгате үткәрергә тиеш . – «Туган тел» бәйгесенең муниципаль этабына һәр укытучы ныклы әзерлек белән килгәне күренә. Бүген биредә ике ел гына эшләгән укытучылар да, утыз ел эш тәҗрибәсе булган укытучылар да бар, – ди Баулы районы мәгариф бүлегенең милли-мәгариф буенча методисты Эльвера Әхмәтҗанова. – Бигрәк тә бәйгенең милли киемнәр күрсәтү өлешенә җаваплы караганнар. Киенеп чыгу гына түгел, аны бит әле оста итеп күрсәтә белү – үзе бер сәләт. Александровка мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Ганиеваның эш стажы әле бер ел ярым гына. Шуңа карамастан, яшь укытучының үзе турында презентациясе, милли кием – татар халкының кәләш киеме үрнәген тәкъдим итүе югары дәрәҗәдә булды. – Безнең гаиләдә укытучы һөнәренә хөрмәт зур, – ди Гөлназ Ганиева. – Минем әнием дә 24 ел буе укытучы булып эшли. Минем бу һөнәрне сайлавыма да ул сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. Үз һөнәремне яратам. Мин бит унберенче сыйныфтан соң Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институтын тәмамладым. Шулай да күңелемдә укытучы булып эшлисем килү теләге кимемәде. Мин ике дә уйламыйча бер дипломны кулыма алгач, яңадан Яр Чаллы шәһәрендә педагогия институтын тәмамладым һәм укытучы һөнәренә ия булдым. – Укытучының һәр көне әзерлекле аның. Бүгенге бәйгегә мин бик тырышып әзерләндем, – ди 6нчы санлы мәктәптә 18 елдан артык рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Зилә Тимаева. – Мин рус теле укытучысы буларак, бүгенге конкурска рус халкының милли киемен тәкъдим итәргә уйладым. Ел дәвамында мондый бәйгеләр безнең өчен бик кирәк. Бәйгеләр көч, дәрт, алга таба эшләр өчен этәргеч бирә. – Мин үземне хәзер карт укытучы дип саныйм, бераз уңайсызрак та инде, – дип үз сүзен башлады утыз елдан артык эш стажы булган Татар Кандызы мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Раушания Хәлиуллина. – Мин нинди бәйгедә катнашсам да, татар халкының осталыгын, тел матурлыгын һәм байлыгын күрсәтеп тә, сөйләп тә бетерә торган түгел дип уйлыйм. Безнең телебез шулкадәр бай, аһәңле бит ул. Бүгенге бәйгедә дә татар кәләпүше (түбәтәй) һәм калфакның никадәр зыялы булуын күрсәтергә тырыштык.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: