Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Башыннан ахырына кадәр..." (хәтер)

Гомер кояшы офыкка тә­гә­рәгән саен күңел нечкәрә бара икән ул. Әти-әнисен, туганнарын, балачагын еш искә төшерә башлады Светлана. Әтисе Нургалинең кул машинасында язып калдырган язмаларын кабат-кабат укып күңелендә калдырырга тырыша. Исенә төшкән саен, укып сагынуын баса. Ник әтисе үзе исән чагында, күңеле булганчы сораштырып калмады икән?   “Син үрнәк күрсәтергә тиеш” “1940 елның башында Финляндия белән безнең ил арасында сугыш башланды, мине һәр көн рай­комның хәрби бүлегенә чакыртып, сугышка үз теләгең белән китәргә гариза язарга тыкырдаталар. “Син алдынгы комсомолец, башкаларга үрнәк күрсәтергә тиеш”, – дип кыс­тыйлар. Мин өйдә 70 яшьлек әни­не калдырып китә алмыйм, кирәк икән мобилизация белән алып китегез, дим. Шулай берничә тапкыр чакырттылар, аннан сугыш та бетеп китте”. ...Светлана әтисенең бу юлларын кабат-кабат укыды инде. Укыган саен уйлады. Ә әтисе гариза язып китеп барган булса? Светлана тәрәзәгә карап алды. Быелгы ел яңгырлы, суык килде. Ә әти сугышка киткән 1941 елның июнендә җылы, уңышлы ел килгән булган. Әтисе, сугыш башланып, ун көн үтү белән сугышка кесәсенә бер телем ипи тыгып чыгып киткән булган. Сугыш башлану вакытын әтисе менә ничек сурәтли: “1941 елның 22 июнендә Азнакайга җы­ен­га барган идек. Һәрвакыттагыча җыен уртасына куелган трибунага район җитәкчесе менеп, тантаналы рәвештә җыенны ачар дип торабыз. Хәзер уеннар башлана гына инде дип торганда, Котлыкаев, трибунага менеп, немец фашист­ла­рының безгә каршы сугыш башлауларын хәбәр итте. Бәйрәм шатлыгыннан елмайган йөзләр, нәф­рәт һәм кайгы белән алышынды. Авыллардан җыелган йөзләгән атлы олаулар тавышсыз-тынсыз гына таралып беттеләр. Кичкә военкоматтан, иртәгә фәлән-фәлән ке­шеләрне хәрби билетлары, кашык-кружкалары һәм өч көнлек ризык алып хәрби комиссариатка җибә­рергә, дигән телеграмма алдык... Бу чакырулар көн саен кабатланып торды. Авыл советыннан өйгә ашар­га гына кайтып килдек. Еш кына кунып кала идек. 15-20 кешегә повестка килә. Сугышка киткән озату вакытындагы мәхшәрне гел язып бетермәле түгел. Андагы елаш-сыкрануларны яңадан бер­кемгә дә күрергә язмасын!” Светлана әтисенең сугыш гарасатларын башыннан ахырына үтеп чыга алуын, аның тормышны нык яратуында, зирәклегендә, хөр кү­ңеллелегендә, тапкырлыгында булгандыр дип уйлый. “Бөгелмәдә бер ай торганнан соң Казанга алып киттеләр. Мине, яңа килүчеләрне өйрәтү өчен, отделение командиры итеп билгеләделәр. Безне “җи­ңел чаңгы батальоны”на беркет­теләр. Миңа әле 24 яшь кенә, анда 30-35 яшьләрдәгеләр дә бар. Аларның кайберләре чаңгыны күргәннәре дә булмаган. Октябрь ахырында безне тимер юл вокзалына алып киттеләр. Кая барасын беркем белми. Архангельск өлкә­сенең Няндома шәһәрчегенә илтеп төшерделәр... Отделениеләрне кешеләр тора торган фатирларга таратып чыктылар. Һәр көн өй­рә­нү занятиеләренә чыгабыз. Көн­нәр салкын, ә без – ботинкалардан. Ике атнадан соң китәргә әзер­ләндек. Аякларга булган кадәр зуррак ботинкалар бирделәр. Урый алган кадәр җылы чолгаулар, җылы күл­мәк-ыштаннар, подшлемниклар, йонын эчкә каратып, куян тире­сеннән теккән, югалмас өчен муенга элмәле бияләйләр бирделәр. Бер-ике көннән капчыкларны аркага асып, чаңгыларны җилкәгә салып сугышка чыгып киттек. 25-30 чакрым үткәч, күп кешенең аяклары өшеп бара алмас хәлгә килүе беленде. Мин 38-39 нчы размер кигән кешегә 43 нче размерлы ботинка киеп, җиде кат чолгау урап, шуның бишесе җылы булып, аяк өшерлек түгел иде. Кайберәүләр­нең өшеткән бармакларын кискән­нәр...” “Җи­тәкчеләр очрамаса ярар иде ” “Маяк” газетасының 1997 ел­ның 22 ноябрь санында Сталинград фронтында һөҗүм башлануга 55 ел тулу уңаеннан “Алар Сталинградны саклады” дигән исемлектә районнан 26 кеше булган. Балтачтан Миннебаев Нургали авыллар исемлегендә беренче тора. Без сугышта йөргәндә дип, кайбер ке­шеләр кебек, әтисенең җитәкчеләр янына кереп, ни дә булса сораганын хәтерләми Светлана. Кире­сен­чә, әниләре авырый башлап, түшәк өстенә калгач, район җитәкче­лә­реннән бер бүлмәле фатир сорарга балалары мәҗбүр иткәч тә, җи­тәкчеләр очрамаса ярар иде, дип Исполком идарәсе коридорында утырып кайтканын, кайткач, нигә миңа фатир, минем менә үз йортым бар бит, дип акланганын яхшы хәтерли. Ә бик күпләр җитәкче­ләрдән сорап келәмен дә, машинасын да, гаражга урынын да, фатирын да алдылар. Ничек шундый кыюсызлыгы белән сугыш кырында ятып калмагандыр ул. Ә бит ул өч тапкыр яраланган. Сугышта күп­ләрнең андагы авырлыкларга түзә алмыйча кулларына атып, хәрби трибунал корбаны булганнарын, йә булмаса мина “яңгыры” ява башлагач, йә самолетлардан бомба коела башлагач, яу кырыннан торып йөгереп, гаип киткән­нәрен аз күрмәгән ул. Карелия фронтына таба җәяүләп салкында бару да зур ихтыяр көче, түземлек сораган: “Без урман эченә, финнәрнең оборонасына барып кердек. Иртәдән кичкә кадәр бардык. 4-5 чакрым барганбыздыр, киселгән урман аланына очрап шунда төн үткә­рергә булдык. Плащ-палаткаларга төренеп ял итәбез дип торганда, агач башына кунаклаган снайперлар безне берәм-берәм юк итә башлады. Кулсыз Мөкәрәмәнең ире дә шунда үлде. Туйкә Хикми белән янына барып, ярдәм итәргә тырышу файдасыз булды, башына тигән иде. Монда хикмәт сатлык командир аркасында булган икән, соңыннан гына беленде. Түзәргә җай калмагач, урман эченә кереп ышыкландык. Эттән курыккан сарыклар кебек бер урында тупланып баскан килеш бер-беребезгә терәлеп кем ашарга, кем йокларга торганда безнең өскә миномёттан ут ачтылар. Бер минадан 4-5 кеше үлә-яралана. Шул килеш бик озак торган кебек тоелды миңа... 5-6 көн шулай нәтиҗәсезгә күп югалтуларга дучар булганнан соң, безне фин ягыннан алып чыктылар. Өч көнгә бирелгән паекны боз өстендә барганда ук ашап бетергән идек. Кайбер иптәшләр, бил каешларын котелокта кайнатып ашады. Чолганышта калып сигез көн тулганда, иртәнге салкын тынлыкта русча команда биргән тавышлар ише­телә башлады, без үзебезнең беренче көн кергән урман кырына чыккан идек инде...” “Выполнять!” – башкача ярамый Светлана шушы хатирә дәфтә­рен укый да, моннан нәкъ унбиш ел бакыйлыкка күчкән әтисенең нинди җәфалар чигеп сугыш кырыннан исән-сау әйләнеп кайтуын, бу язмаларда кеше күтәр­мәс­лек авырлыкларны сугыш дигән мөр­тәт тудырганын тирән аңлап, кабат андый афәт була гына күрмәсен дип, ике улы – Альберты, Роберты өчен борчылып куя. Җитмәсә, кызы Альбинасы да Чаллыда эчке эшләр бүлегендә бит әле аның... “1942 елның 15 апрелендә иртә белән барлап чыктылар да, барлык офицерларны Финляндиядә калдырып, безне вагоннарга төяп алып чыгып киттеләр. 7-8 көн баргач, Волоколамск янындагы урман эчендә төшерделәр, шалашлар корып, ур­нашыгыз диделәр. Атна-ун көн­нән, безне кабат вагоннарга төяп, тагын каядыр алып киттеләр. Бу юлы Сталинградка булып чыкты. Төнлә бер яланга төшереп тавыш-тынсыз гына каядыр алып кит­те­ләр дә, бер хәрби частька өстәмә көч буларак илтеп куштылар... Без фронтның алгы кырыена килеп җиткәнбез икән. Дошман безнең килгәнне сизгән, күрәсең, ярылган снарядлар тавышы, самолетлар гөрелдәвенә кушылды. Үзе­безгә окоплар да казымаган, ро­та җәелергә өлгермәгән килеш безне көтмәгәндә ут өрмәсе чорнап алды. Самолетлар китүгә безнең өскә артиллерия һәм миноментлар ут ачты. Бу мәхшәрдән соң безне һөҗүмгә күтәрделәр. Азга гына булса да аларның төбәлгән ориентирыннан чыгу булды ул. Шул урын­да торган булсак, исән кеше калмаган булыр иде. Җитмәсә, шул ук көнне безнең миномётчылар үзебез­не­келәрне утка тотты. Бу элем­тә­челәрнең начар эшләве инде. Һөҗүмгә көн саен күтәреләбез. Рота, взвод командирлары пуля тиеп үлде. Командир итеп старшинаны куйганнар иде. Шартлагыч (разрывной) пуля тиеп, кулы тире­сендә генә эләгеп калды. Взвод командиры миңа тауга менеп пулемет белән яше­ре­нергә кушты. Менеп җитә алмаячагымны, бераз караңгыланганны кө­тәргә кирәк­ле­ген, снайпер атып төшерәчәген әйтеп карадым, тыңламады, үз сүзе сүз: “Выполнять!” Тауга менеп пулемётны үләннәр йолкып күмәр­гә дип кенә күтәрелгән идем, (снайпер аткандыр инде) бер пуля муенымнан кереп аркылы чыгып та китте. Муеннан кан ага башлады. Мин окопка йөгерә-тәгәри килеп төш­тем. Окопта татар малайлары иде. Алар хәлне аңлап, тиз генә аркадан капчыкны салдырып, изүне чишеп, муенны бәйләп куйдылар. Аңымны югалтмадым, сүзне генә әйтеп булмый икән. Теге солдатлар: “Шулай итеп ул үләр микән­ни?” – диләр, күңелем тулып, кү­земнән битем буенча яшь агып төште. Мин телем белән ялап алганны күреп, моның су эчәсе килә бугай дип, фляжка белән су бир­деләр. Шуннан хәл кереп китте. Күз­не ачтым. Мине күрәләтә үлем­гә җибәреп, үтерә­се килгән куркак лейтенант искә төште. Окоп эчендә сөялеп торган автоматны алып лейтенант­ның баш күтәргәнен көтә башладым... Егетләр, сизенеп, автоматны тартып алдылар да, санбатка эләгү ягын кара дип, миңа окоптан чыгарга булыштылар. Акрынлап кына санчастька таба тылга чыгып киттем. Госпитальдә озак ятмадым, ярам ай ярым дигәндә ябылып бетте диярлек...”   Светлана әтисенең 1942 ел­ның 22 декабрендә “Сталинградны геройларча саклаган өчен” бирелгән таныклыгын һәм 1947 елның 12 июнендә Азнакай районы Хәрби комиссариатында әти­сен эзләп тапкан “За оборону Сталинграда” медален кулында тотып әллә никадәр уйланып утырганы булды. Алты баладан башка дөньяга ун­җиде онык, егерме өч оныкчык кил­гән булыр идеме икән исән калмаган булса Нургали Миннегали улы? Ә күпме аның әтисе кебек ир-егетләр яу кырыннан исән-сау әй­ләнеп кайта алмаган?!   “... Гос­пи­тальдән соң безне вагоннарга тө­яп, Воронеждан ерак булмаган Сомово бистәсенә китереп төшер­деләр. Кыска өй­рәнүләрдән соң кабат вагоннарга төялеп Көнба­тышка киттек. Калинин–Новгород тирәләрендә сугышып йөргәннән соң, бик ашыгыч рәвештә Ленинград ягына алып киттеләр. Шулай итеп без тагын финнәр ягына барып чыктык. Тик хәзер немец самолетлары түгел, безнең самолетлар аларны каезлый иде инде. Мин башкасыннан курыкмадым, бөтен курыкканым – әсир төшү һәм шрапнель булды. Яраланып кына пленга эләкмәсәм ярар иде дип йөр­дем. Ә шрапнель – немец ягыннан аткан снаряд. Ул очып килә дә 50-60 метр өстә ярыла. Кыйпылчыклары аска яңгыр булып сибелә. Окопта ятып та котылып булмый. Шундый кыйпыл­чыкның берсе ботка төште. Сыдырттым дип торам, бер урында кан әсәре кү­ренми, берничә көн күгәреп йөрде. Гражданкада булса, ике атна бюллетеньдә ятар идең...” Сугышта чагында бары өч хат яза Нургали. Берсен Сталинградтан, икенчесе – сугыш ахырында күз алданда үлгән радистның Бе­лоруссиядә яшәүче сеңлесенә, өчен­чесе – адашы Нургали Таштимеров гаиләсенә Омскига. Нургали исемле адашы бер солдат белән снаряд тулы ящик күтәреп барганда, өсләренә дошман снаряды тө­шеп ярыла, көчле шартлаудан туракланган сыннарын сугыш тынып торган арада бер кабергә җыеп күмәләр. Андый җан өзгеч вакыйгалар турында сәгатьләр буе сөйли алыр иде әтисе Нургали. Курорт урынына – сугышка Сугыш аның өчен Балтыйк диңгезе кырындагы бер утрауны немец-фашистлардан чистартканнан соң төгәлләнә. Бер айдан соң вагоннарга техникаларны, пушкаларны төяп, Көнчыгышка кузгалалар. Сугышта катнашканнарны курортка ял итәргә җи­бәрәләр, дигән сүз чыга. Мәскәүгә җитеп, вокзалда бер урам се­берүче карт: “Әй балалар, бер­сеннән исән калгансыз, японнардан да исән калырга язсын инде”, – дип көрсенмәгән булса, кая барып туктаганнарын да бел­мәс­ләр иде. Мәкерле финнәр­не, немец­ларның хәйләләрен белгән “җи­ңү­челәр”, тагын нинди мәкер алдына дучар ителгән­нәр­дер, аны бер Аллаһы гына белә. Бер сугышта исән калып, япон сугышында үлүчеләр аяныч. Без исән калдык дип өйләренә хат язып, шатландырган булганнардыр. Язмыш диген... Япон самурайларын тар-мар иткәннән соң да әле, дүрт ай хезмәт итеп, исән-имин 1945 елның 26 декабрендә туган авылы Балтачка кайта. Фашизмны тар-мар итүнең әһә­миятен башка яссылыкта аң­латырга тырышкан кешеләрне берни белән аңлап та, аклап та булмый. Нургали ага да әнә нинди авырлыклар белән Җиңү яулаган Ватанының таратылып, гаделсез­лекләрнең сугыштагыдан да артуын авыр кичереп дөньядан китеп барды. Намуслы кешегә беркайчан да яшәү җиңел булмаганын аңа аңлатып булмас та иде...  
Нәфис Әхмәт, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев