Башлангыч сыйныф укытучылары беренче тапкыр сынау тота

3 ноябрь көнне Татарстанның база гомуми белем бирү мәктәпләренең башлангыч белем сыйныфлары укытучылары һәм төрле предмет педагоглары белемнәрен сынаячак. Укытучылар өчен оештырылган Бердәм дәүләт имтиханының контроль-үлчәү материаллары буенча имтихан белем сыйфатына бәя бирүдәге республика системасы чараларын тормышка ашыру өчен оештырыла.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә бу имтиханның бары тик база мәктәпләре мөгаллимнәренә генә кагылуын әйтте. Ул республикада барлыгы 36 меңгә якын укытучы эшләвен, 550 база мәктәбендә төрле фәннәр буенча 19 меңләп укытучы белем бирүен билгеләп узды. Татарстанда барлыгы 8 мең 676 башлангыч сыйныф укытучысы теркәлгән, шуның 6 меңгә якыны база мәктәпләрендә хезмәт куя.

Алсу Мөхәммәтова предмет укытучыларының мондый сынауны беренче тапкыр узган елда тапшырганын искәртте. Ә башлангыч белем укытучылары өчен – бу тәүге мәртәбә. Республика буенча барлыгы 61 имтихан тапшыру пункты эшләячәк.

Имтихан уңаеннан борчылучы укытучыларны министрлыкта, әлеге нәтиҗәләр белем бирү оешмаларында ниндидер карарлар кабул итүгә йогынты ясамаячак, дип тынычландыралар. Шулай да чыгарылыш укучыларын әзерли торган укытучы үз фәнен бик яхшы белергә һәм БДИ дагы биремнәр белән таныш булырга тиеш, диелә министрлык сайтында. Әлеге тестлаштыру үз предметы буенча белеме җитеп бетмәгән укытучыларга методик ярдәм күрсәтү максаты белән уздырыла. Тестлаштыру нәтиҗәләре буенча министрлык тарафыннан бәяләү булмаячак, әлеге нәтиҗәләр предметлар бенча укытучыларның квалификациясен күтәрү курслары программаларын төзегәндә исәпкә алу өчен Мәгарифне үстерү институтына юлланачак. “Диагностик тестлаштыру нәтиҗәләре муниципалитетларга җибәреләчәк. Муниципаль мәгариф идарәләре алар буенча үзләре анализ ясаячак”, - дип ачыклык кертте Алсу Мөхәммәтова.

2016-2017 уку елында диагностик тестлаштырудан югары квалификацион категориягә ия укытучылар, шулай ук быел беренче һәм югары квалификация категорияләренә аттестация узучы педагогик хезмәткәрләр азат ителә.

Алсу Мөхәммәтова яңадан белемнәрен искә төшерергә мәҗбүр булган укытучылар арасында канәгатьсезлек белдерүчеләр дә булуын әйтте. Шулай да, аның фикеренчә, укытучы үз предметын бик яхшы белергә тиеш. “Укучыларга бит әле берничә фәннән дә БДИ тапшырырга туры килә. Шуңа күрә моның бернинди начарлыгы юк кебек, бу укытучыга китап алып, белемен яңарту өчен бер мөмкинлек”, - диде Алсу Мөхәммәтова.

Укытучылар арасында тестлаштыру – нормаль күренеш

Башлангыч сыйныф укытучылары өчен тестлаштыру материалларын Казан педагогика көллияте әзерләгән. Диагностик материал эчтәлегенә педагогика һәм психология буенча барлыгы 55 сорау кертелгән. Тестларның эчтәлеге педагогиканың ике бүлеген үз эченә ала – “Дидактика нигезләре” һәм “Тәрбия теориясе”.

Казан педагогика көллияте директоры Анфиса Җәләлова үзенең тестлаштыруга уңай каравын әйтте. “Без педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге буларак биремнәр әзерләдек. Тест биремнәрендә һөнәри эшчәнлек белән бәйле булмаган бернинди теоретик сорау да юк. Башлангыч сыйныф укытучыларын тикшерүнең бернинди начарлыгын күрмим. Бу квалификация күтәрү курслары программасына төзәтмәләр кертү, республикада педагогик берләшмә нинди дәрәҗәдә булуын ачыклап, укытучыга ярдәм итү өчен генә кирәк. Бөтен дөньяда мондый тәҗрибә бар, бу нормаль күренеш. Моны күпертергә кирәкми, укытучы бары тик белемен генә яңарта”, - диде Анфиса Җәләлова.

Укытучылар тарафыннан аңлау күзәтелә башлады

РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы белән имтихан үткәрү мәсьәләсе килештерелгән. РФ Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан оешмасы рәисе Юрий Прохоров әйтүенчә, башта бу яңалыкны ишетүгә, укытучылар берникадәр канәгатьсезлек белдерсә дә, хәзер инде тынычланганнар. “Мин төрле җирләргә укытучылар белән очрашуларга барам, алар тыныч кабул итә, ризасызлыклар, шау-шу юк. Менә хәзер дә Балтачтан кайтып киләм, барысы да аңлау белән карый”, - диде профсоюз җитәкчесе.

Хәер, Юрий Прохоров сүзләренә караганда, министр белән хәл итәсе мәсьәләләр бар. Аның сүзләренә караганда, сынауларны әзерлексез оештыру, укытучыларның аңлап бетермәве ажиотаж тудырды. Укытучыларга яхшылап аңлатырга иде, ди Юрий Прохоров.

“Укытучыларның белемен тикшерүгә юнәлдерелгән бу контроль чарасы оешкан төстә түгел. Быел инде без югары нәтиҗәләр күрсәтүче югары категориягә ия укытучыларны, быел аттестация узучыларны – шул рәвешле, укытучыларның яртысыннан артыгын тест узудан азат иттек. Шуңа күрә киләчәктә бу эш район һәм мәктәпләр компетенциясенә бирелер дип уйлыйм. Алар үзләре уку елы нәтиҗәләре буенча кемне өстәмә тестлаштырырга кирәклеген үзләре хәл итәр дип уйлыйм. Болай массакүләм төстә бүтән булмас”, - ди Юрий Прохоров.

Профсоюз рәисе аңлатканча, ничек кенә булмасын, укытучы үз предметы буенча БДИдан тестлаштыру узарга тиеш. “Аның үз фәне буенча белемен шулай гына ачыклап була. Укытучы үзе дә укучыны нәрсәгә әзерләргә кирәклеген яхшы аңларга тиеш. Укытучылар моны аңлый һәм инкарь итми. Ә менә мондый өстәмә тикшерүләр мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре карамагына бирелергә тиеш. Алга таба бу вариант министрлык белән килештереләчәк”, - дип белдерде Юрий Прохоров.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: