Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Франциядәге күргәзмәдә Башкортстанның сувенир продукциясе тәкъдим ителгән

«Россия сувениры» халык һөнәрчелеге һәм кәсепчелеге күргәзмәсе Парижда Россия рухи-мәдәни православие үзәгендә үтә. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә. Экспозициядә Башкортстан, Дагыстан, Карелия, Коми, Хакасия, Чувашия, Әстерхан, Рязань, Липецк, Мәскәү һәм Тула өлкәләре осталары куллары белән эшләнгән традицион костюмнар, баш киемнәре, чигешләр, музыкаль инструментлар, уенчык һәм башка көнкүреш әйберләре куелган. «Нәфис һөнәрчелек — бу Россиядәге һәр төбәкнең традициясе, тарихы, көнкүреш рәвеше. Безнең барлык төбәкләр дә бу традицияләрне саклап, буыннан-буынга тапшыра, - диде күргәзмә ачылышында Россия мәдәният министрлыгының төбәк сәясәте һәм туризм буенча департамент директоры Ольга Ярилова. — Күргәзмәдә 100 еллык тарихы булган экспонатлар бар, борынгы технологияләр һәм рецептлар буенча яңадан тудырылганнарын да күреп була». Экспозициянең оештыручысы — Россия Мәдәният министрлыгы. Федераль ведомство Бранли яр буенда, Үзәктә оештырган беренче күргәзмә бу. «Россия сувениры» күргәзмәсе Россия һәм Франциянең мәдәни туризмы елы кысаларында уздырыла һәм ул 9 апрельгә кадәр дәвам итә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев