Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанның "Сәхипҗамал" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әдәби-музыкаль кичә үткәрә

22 декабрьдә Уфаның “Нур” театры бинасында Башкортстанның “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әдәби-музыкаль кичә үткәрәчәк. Чара иҗтимагый оешма эшчәнлегенә 15 ел тулуга багышлана. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Башкортстанның “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Динә Гәйниева хәбәр итте. "Сәхипҗамал" иҗтимагый оешмасы вәкилләре 15 еллык юбилей кичәсен “Шагыйрәләр сүзе – җиһан сере” дип аталган әдәби-музыкаль чара белән берләштерергә булган. “Чарада шагыйрьләр үз шигырьләрен укыячак, артистлар аларның җырларын башкарачак. Шулай ук милли мәсьәләләргә багышланган фикер алышу да булачак. Шуңа күрә аны җыен дип тә атарга мөмкин”, - ди Динә Гәйниева. Быелгы кичәдә  Халисә Мөхәммәдиева, Рәсимә Мостафина, Фәүзия Гайзаман, Рәзилә Низами, Алисә Шәңгәрәева, Резеда Мөхәммәтҗанова кебек "Сәхипҗамал" оешмасы эшчәнлегендә зур хезмәт куйган автор-башкаручылар һәм шагыйрьләр катнашачак. Шулай ук Башкортстанда туып үскән татар шагыйрәсе Нурия Измайлованың шигыренә композитор һәм җырчы Резеда Сабитова язган өр-яңа җыры яңгыраячак. Әдәби-музыкаль кичә Уфаның “Нур” театры бинасында үтәчәк. Оештыручылар әйтүенчә, чараның нәкъ шушы бинада үтүе берникадәр эчке мәгънәгә дә ия. “1912 елда татар актрисасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская Уфага килеп, башкорт, татар театр сәнгатенә башлангыч бирә. Хәзер Уфадагы “Нур” театры да ул оештырган труппаның исемен йөртә. Шуңа күрә безне биредә бик җылы каршы алалар”, - дип сөйли Динә Гәйниева. Кунак буларак кичәгә “Сәхипҗамал” оешмасы белән хезмәттәшлек иткән башка татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә чакырылган. Белешмә өчен: Башкортстанның “Сәхипҗамал” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы 2001 елда барлыкка килә. Аның беренче рәисе Уфа дәүләт сәнгать институты китапханәсе мөдире, библиограф Гөлҗиһан Яһудина була. “Сәхипҗамал” иҗтимагый оешмасының төп шигаре – миллилек һәм динилек.  Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская театр сәхнәсенә беренчеләрдән булып чыккан мөселман хатын-кызы. Ул 1892 елда Казан шәһәрендә туа. Беренче тапкыр сәхнәгә 14 яшендә баса, беренче уйнаган роле "Кызганыч бала" драмасында Шәфика образы. Сәхипҗамал 1912 елда Уфада "Сәйяр" артистлары Хәерниса Сәмитова, Зөләйха Богданова, Шакир Шамильский белән берлектә икенче татар театр труппасы "Нур"ны оештыра. Үзенең Идел буенда үсүе белән горурланып Волжская псевдонимын ала.  Тукай, Сәхипҗамалны кояш белән тиңләп, аңа багышлап шигырь дә яза: Күр, ничек, иртә кояш чыкса, җиһанга нур тула, Һәр күңелләр нурланадыр чыкса Гыйззәтуллина. Бу икәүгә тәңре биргән бертигез зур мәртәбә: Берсе уйный күк йөзендә, берсе уйный сәхнәдә. Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга 1926 елда Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.  1974 елда Казанда вафат була.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев