Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанның Кырмыскалы районында “Татар табыны” уздырыла

Башкортстанның Кырмыскалы районы Бишавыл авылында “Өмет” республика яшьләре газетасы, район хакимияте белән берлектә, “Татар табыны” акциясе уздыра. Бу хакта “Өмет” газетасы хәбәр итә. “Татар табыны” – республикада яшәүче аш-су, милли ризыклар әзерләү осталары бәйгесе. Аның максаты – татар ризыкларны пропагандалау, халыкта милли, тарихимирасыбызга карата кызыксыну уяту. Шулай ук милли ризыкларның тарихи исемен саклап калу, аны киләчәк буыннарга тапшыру. Бу акцияне 2014 нче елда “Өмет” газетасы хәбәрчесе Алсу Төхвәтуллина башлап җибәрә. “Татар табыны”ның беренчесе Чакмагыш районында үткәрелә. Чара район хакимияте тарафыннан “Берлек”татар иҗтимагый милли-мәдәни оешмасы ярдәме белән үткәрелә. “Татар табыны”на районның барлык авылларыннан да диярлек килгән аш осталар катнаша. Алар үзләре әзерләгән милли ризыкларны тәкъдим итеп кенә калмыйча, үзара осталык дәресләре үткәрә һәм онытыла төшкән ризыкларны әзерләү серләрен уртаклаша. “Бу очрашу халкыбызның өстәлләре никадәр тулы-сыйлы, ризыклары сәламәт яшәү рәвешенә ярашлы икәнлеген күрсәтсә, иҗат коллективларының дәртле чыгышлары - бәйрәмгә әзерләгән җыр-биюләре - рухи хәзинәбез чагылышы иде”, - дип белдергән иде оештыручылар. Чакмагышлылар әзерләгән “Татар табын”ы милли бәйрәме Башкортстан күләмендә билгеле акциягә әйләнде. Чарага Бакалы, Дүртөйле, Миякә районнары да кушылды. Мәдәният йортларының фойеларындагы табыннар, осталыкта авыл уңганнарының үзара ярышы, җыр-моңнар, җиңүчеләрне билгеләү, бүләкләр өләшү – болар барысы да халкыбыз традицияләрен барлау һәм саклауга юнәлтелгән эшкә әйләнде. Акциянең әһәмияте турындагы фикерләре белән анда үзе берничә тапкыр катнашкан язучы һәм журналист Халисә Мөхәммәдиева бүлеште:”Татар табыны”, минемчә, ул халыкны, миләтне берләштерә торган зур чара. Юкка гынамыни, чит җирләрдә, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез “Чәк-чәк”, “Гөбәдия” бәйрәмнәре уздыралар?! Болар барысы да өлкән апаларыбызның аш-су үрнәкләрен балаларыбызга тапшыру, үзара аралашу, традицияләребезне саклау ниятеннән эшләнә ич. Бүген милләт төшенчәсен аңлау дәрәҗәсе үзгәрә, милли чикләр җуела бара,Үз-үзебезне милләт буларак саклап калу өчен кирәк мондый чаралар”. Быел “Татар табыны”н оештыручылар исемлегенә “Ак калфак”татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы да кушылды. Оештыручылар фикеренчә, бу бәйрәмнең күләме, эчтәлеге һәм әһәмияте артуына өмет тудыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев