Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанның күренекле йөз шәхесе турында документаль фильмнар төшереләчәк

Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә. 2016 елның ноябрендә җирле телевидениеләрнең берсе «Башкортостанның 100 исеме» проектын игълан иткән иде. Масштаблы телемарафон кысаларында Башкортстанның күренекле шәхесләре барланды. Беренче этапта мәртәбәле комиссия тәкъдим ителгән кандидатлар арасыннан 200 шәхесне сайлап алган, алар арасыннан 100 кеше телевидениенең рәсми сайтында тавыш бирү юлы белән билгеләнгән. Шулай итеп “100 исем” исемлеге төзелгән. Әлеге 100 тарихи шәхеснең эшчәнлеге турында фильмнар төшереләчәк, теледебатлар оештырылачак, диелгән мәгълүмат агентлыгында. Исемлектә Рудольф Нуриев кебек дөньякүләм танылган биючеләрдән башлап, Шәехзадә Бабич, Мәҗит Гафури, Наҗар Нәҗми кебек төрки дөньяга данлыклы язучылар да, Риза Фәхретдин, Зәйнулла Рәсүлев кебек төрки халыкларда зур ихтирамга лаек дин эшлеклеләре дә бар. Фәридә Кудашева, Бәхти Гайсин, Илфак Смаков кебек татар һәм башкорт халыкларының яраткан җырчылары турында да, композитор Салават Низаметдинов, хореограф Фәйзи Гәскаров, драматург Флорид Бүләков, герой Александр Матросов (Шакирьян Мөхәммәтҗанов), турында да документаль фильм төшереләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев