Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанда VI "Туганлык" халыкара төрки телле театрлар фестивале үтәчәк

Уфада үтәчәк VI "Туганлык" халыкара төрки телле театрлар фестивале программасында дүрт шедевр-спектакль бар. Төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивале программа директоры, танылган театр белгече Нияз Игъламов "Туганлык" халыкара төрки телле театрлар фестивале программасы турында шундый фикердә. Шул хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә белдерде. upmL8S3f730 Билгеле булганча, 7-14 сентябрьдә Башкортстан Республикасы башкаласында VI "Туганлык" халыкара төрки телле театрлар фестивале үтәчәк. Аның быелгы программасы инде игълан ителде. “Нәүрүз” театр фестивале белән бер үк максатларны тотып оештырыла торган фестивальгә, әлбәттә, Казанда Төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара фестивалендә катнашкан театр коллективлары киләчәк. Фестивальнең үзенчәлеге – аның конкурслы һәм призлы булуда. Ә “Нәүрүз” фестивале төрки театрларның үзара ярышуыннан баш тартып фестивальне театрларның ярышмыйча гына аралашуы рәвешендә үткәрә. Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламовның "Туганлык" фестиваленең театр тәнкыйтьчеләре коллегиясенә кертелүен искә алып, "Татар-информ" хәбәрчесе аның фестивальнең әлеге үзенчәлекләрен шәрехләвен һәм программасына бәя бирүен сорады. “Фестиваль, ниһаять, дөрес юлына басты, – диде Нияз Игъламов, моңарчы Башкортстанның мәдәният министрлыгы оештыра торган фестиваль йөген М.Гафури театрының үз өстенә алуын уңай күренеш дип бәяләп. – Фестивальне оештыру – театр өчен сынау, шуның белән театр үзенә стимул ала”. “Әмма чакырылган жюри һәм театр тәнкыйтьчеләре арасында, һичшиксез, берәр конфликт туачак, – дип күзаллый Нияз Игъламов. – Чөнки бу ике төрле фикерли торган команда. Мин башкортның легендар актрисасы, СССРның халык артисты Гөлли Мөбәрәкованы бик ихтирам итәм. Әмма аны жюрига алырга кирәк идеме? Аның заман театрын белүе бераз шикле. Анда заманча фикерли торган кешеләр икәү генә – танылган режиссер, М.Горький исемендәге Оренбург өлкә драма театрының сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Рифкать Исрафилов (Оренбург) һәм Х.Намсараев исемендәге Бурят академия драма театрының сәнгать җитәкчесе, Бурятиянең халык артисты Эржена Жамбалова (Улан-Удэ). Калганнары башкача. Жюри рәисе, Щукин исемендәге Театр институты ректоры, Россиянең халык артисты Евгений Князев та фикерләве, дөньяга карашы буенча яшь кеше түгел. Ә бу бит призлы фестиваль. Жюри карар чыгарырга тиеш”. “Программа көчле, анда өч кенә начар спектакль бар, шуңа жюри карары мине бик борчый, – дип дәвам итә күп еллар дәвамында Казанда “Нәүрүз” фестивале һәм форумы программасын төзү белән шөгыльләнүче, төрле театр фестивальләрендә эксперт буларак катнашучы Нияз Игъламов. – Тәнкыйтьчеләр мактаган спектакльләр берни алмаячак – тәҗрибәле кеше буларак, шулай буласын күрәм. Мин кемнең кемгә нинди тавыш бирәчәген белеп торам. Мин гомумән жюриларга каршы”. Исегезгә төшерәбез. “Туганлык” фестивалендә хакас, алтай, азәрбайҗан, балкар, казах, тыва, чуваш, кыргыз театрлары катнаша. Исемлектә Дагыстанның Ногай театры да бар. Истанбулдан Төрек театры Шекспирның “Макбет”ын алып киләчәк. Ә Г.Камал театры үзенең иң яхшы дип санаган «Дон Жуан» (Ж.-Б. Мольер) спектакле белән катнаша. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев. М.Гафури театры үзе дә Фәрит Бикчәнтәев куйган “Антигона” спектаклен күрсәтәчәк. Башкорт театры Казанга да шул ук спектакльне алып килгән иде. Азәрбайҗан, Төркия, Кыргызстан театрлары быел “Нәүрүз”дә катнаша алмады. Балкар һәм Алтай театрлары соңгы мизгелдә, программа формалаштырылгач кына, фестивальгә килә алмадылар. Нияз Игъламов сүзләре буенча, бөтен милли театрларның да матди хәлләре әйбәт түгел. Аларның “Туганлык”ка да килмәү куркынычы бар. Ул бик көчле төрки халык театры саналган Кыргызстанның “Учур” театрының Казанга килә алмавына аеруча борчылуын белдерде. Әлегә бу театр “Туганлык” программасында бар. Исегезгә төшереп үтәбез, 2019 елда Төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивале башкорт театрына багышланачак. М.Гафури исемендәге Башкорт драмтеатрының сәнгать җитәкчесе Олег Ханов “Нәүрүз” фестивале ябылганда башкорт театрларының бу фестивальгә әзерләнә башлаганнарын әйтте.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев