Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанда татар теле дәресләрен укучы балалар саны арткан

Милли республика мәктәпләрендә җирле телләрне укытуны ата-аналар теләгенә күчерү нәтиҗәсендә Башкортстанда татар теле дәресләрен укучы балалар саны арткан. Башкортстан Республикасының «Берлек» татар иҗтимагый мәдәни-мәгърифәт оешмасы рәисе урынбасары Зәлия Ахунова “Татар-информ” агентлыгына шул хакта белдерде. Искәртеп үтик, РФ Президенты Владимир Путинның июль аенда Марий Илендәге чыгышыннан соң, Башкортстанда башкорт теле бары тик ата-аналарның теләге буенча гына укытыла башлады. Зәлия Ахунова әйтүенчә, элек барлык мәктәпләрдә дә башкорт теле мәҗбүри булган. Бу карар үз көченә кергәннән соң, элек мәктәптә татар телен укытуга ирешә алмаган ата-аналар да татар телен сайлаган. Зәлия Ахунова улының һәм кызының төрле мәктәпләрдә укуын әйтте. Аларның икесендә дә элек татар теле укытылмаган. "Безгә туган телне сайлау мөмкинлеге бирелде. Уйлап та тормыйча, туган тел дәресләрен татар теле дип гариза яздык", – диде ул. Зәлия Ахунова әйтүенчә, улы укыган мәктәптә атнасына бер дәрес татар теле укытыла башлаган. Кызы укыган гимназиядә исә, татар теле укытучысын таба алмау сәбәпле, татар теле дәресләрен кертә алмаганнар. Зәлия Ахунова бу сәбәпне укытырга теләмәүдән уйлап табылган сылтау дип түгел, реаль проблема дип атады. "Без укыган вакытта (Зәлия Ахунова 1997 елда Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе факультетын тәмамлаган - ТИ) 30 кеше татар теле белгечлеге алса, хәзер 3-5 кеше генә ала. Татар телле педагоглар, кирәк түгел дип, кыскартылды. Татар теле укытучылары җитмидер", – дип аңлатты ул. Зәлия Ахунова татар телен укучы балалар саны артуга карата ниндидер бәя бирергә кыенсынуын әйтте. "Мин 20 ел иҗтимагый оешмада эшлим. Бик кыен вакытлар бар иде. Үзебезнең милләт атамасын әйтә алмаган чаклар да булды. Мәктәпләрнең ябылулары минем күз алдымда узды. 20 ел эчендә бөтен тарих үзгәрде. Бу тел шулкадәр глобаль проблема. Аны беркем дә күрми. Безнең телебезгә ярдәм итә алмавыбыз шулкадәр канга сенгән, без аңа хәтта каршы да килә алмыйбыз. Шул сәбәпле, бу күренеш яхшымы-юкмы икәненә бәя бирә алмыйм", – диде ул. Шул ук вакытта Зәлия Ахунова үз баласын укыту мөмкинлеге булуга сөенүен белдерде. "Беренче класска барган улыма туган теле керә. Мин шатланам. Балам туган тел дәресенә йөри. Әби-бабайлар бик шатланырга да, артык кайгырырга да ярамый, диләр. Әмма алга таба ни булыр, дип көтәм. Минем күңелемә җылы керде", – диде ул. Аннары үзенең сүзләренә комментарий бирде. "Менә күрәсезме, мин бит интервью биргәндә дә "татар теле" сүзен кулланмыйча сөйләшергә өйрәнгән. "Ана теле", "Үзебезнең тел". Мин бик иң кыен вакытларда да эшләдем, – дип, үз сүзләреннән көлде иҗтимагый оешма вәкиле. – Минем улыма татар теле дәресләре керә! Без бит татар телен укытабыз дип сәгать ярым "бөке"ләрдә утырып, шәһәрнең икенче читенә йөрүне дә кичергән", – дип сөйләде ул. ph Зәлия Ахунова, туган телне өйрәнүдә кыенлыклар булса да, иң мөһиме гаилә икәнен телгә алды. "Беркем дә гаиләңә кереп, фәрман биреп йөрми. Гаиләдә сөйләшсәң, бала ана телендә сөйләшә. Теләгең булса, максатка барыбер ирешеп була. Өйдә укытып та була. Минем кызым татарча бик әйбәт белә. Әмма элек электән шулай канга сенгән – балалар бар, әлхәмделиллаһ, исән-сау, булды. Татар телен укыту икенче планга күчә", – дип аңлатты ул. Иҗтимагый оешма вәкиле өч баласының икесе татарча бик матур сөйләшә, әмма улы телне бик яхшы белмәвен билгеләп үтте. Зәлия Ахунова әйтүенчә, элек татар теле укытылмаган башка мәктәпләрдә дә татар теле керә башлаган. "Ата-аналарда күтәрелеш бар, ул сизелә", – дип аңлатты Зәлия Ахунова. Иҗтимагый оешма вәкиле башкорт теленә мөнәсәбәтен дә билгеләп үтте. "Мин беркайчан да башкорт теленә каршы булмадым. Минем кызым класста башкорт телен иң яхшы белүче иде, бөтен класс аннан күчерә иде. Аңа башкорт теле дәресләрен әзерләргә бер генә тапкыр да ярдәм иткәнен булмады – үзе эшләде. Башкортларны да бик хөрмәт итәм – алар балаларына чын башкорт исемнәрен кушалар, рәхәтләнеп башкортча сөйләшәләр. Яратам, горурланам. Татарлар андый түгел - Камилла да Милана кушалар", – диде ул.
Рәмис Латыйпов, Татар информ
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев