Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанда Шәехзадә Бабич исемендәге премия кандидатлары билгеле

Башкортстанда Шәехзадә Бабич исемендәге премия кандидатлары билгеле Башкортстанда Шәехзадә Бабич исемендәге премия кандидатлары билгеле. Язучылар арасында бүләккә Алмас Шәммәсов , Ләйсән Корманова, Лилия Щедрина дәгъва кыла. “Башинформ” язганча, архитекторлар номинациясендә нибары бер кандидат, дөресрәге иҗат коллективы бар. Ул - Башкортстанның күчемсез мәдәни мирас объектларын саклау буенча фәнни-җитештерү үзәге. Иң күпсанлы номинация - сәнгать өлкәсендә, дип билгеләнгән. Анда җиңү өчен берьюлы өч иҗат коллективы көрәшә. Шуларның берсе - "Бабич" кыскаметражлы тарихи фильмында югары актерлык осталыгы өчен дәгъва кыла. Шулай ук Айнур Искәндәров, Ләйсән Мәҗитова, Николай Попов, Алсу Хәсбиуллина, Артур Каипкулов, Руслан Габделханов, Денис Аксеновлар да җиңүгә өмет итә. Аерым яшьләр премиясе дә каралган. Гаризаларны тикшерү, җиңүчеләрне сайлау белән махсус комиссия шөгыльләнәчәк. Премия күләме - 150 мең сум.

Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев