Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанда Әхмәт-Зәки Вәлиди атналыгы башланды

Башкортстанда Нефтекамск шәһәр филармониясендә Башкортстан автономиясенең 100 еллыгына һәм танылган галим һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәт-Зәки Вәлидинең 127 еллыгына багышланган фәнни-гамәли семинар уздырыла. Бу хакта “Башинформ “ хәбәр итә. Башкортстан гимназияләрендә һәм Нефтекамск шәһәренең 12 һәм 13нче мәктәпләрендә ачык дәресләр үтә. Чараларда районнардан тарих һәм башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары катнаша. Әхмәт-Зәки Вәлиди атналыгы барышында түгәрәк өстәл, спорт чаралары уздыру һәм “Бабич” фильмын күрсәтү планлаштырыла. Зәки Вәлидине Россия һәм Казахстан төбәкләрендә дә искә алачаклар. Тематик атналык 14 декабрьдә Ишембайда Вәлиди укулары белән төгәлләнә.
Татар информ
фото: bashinform.ru/Андрей Старостин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев