Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанда "Дуслык моңы" башкорт һәм татар җыры халыкара фестиваленә гаризалар кабул ителә

5-7 апрель көннәрендә Башкортстанның Нефтекамск каласында Фәридә Кудашева исемендәге “Дуслык моңы” башкорт һәм татар җыры халыкара фестивале үткәрелә, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. Бәйгегә катнашырга 16 яшьтән 35кәчә үзешчән башкаручылар һәм музыка училищеларының вокал бүлекләрендә белем алучы I-II курса студентлары чакырыла. Гаризалар 3 апрельгә кадәр кабул ителә. Якын һәм ерак чит илләрдә яшәүчеләр өчен читтән торып сайлап алу туры үткәрелә – катнашу өчен 20 мартка кадәр гариза һәм ике җырның плюс-фонограммасын оештыру комитетына җибәрергә кирәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев