Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанда дан казанган татар җырчылары (ФОТО/ВИДЕО)

Элек-электән шулай кабул ителгән – Татарстан эстрадасының зур өлешен Башкортстан җырчылары тәшкил итә. Башкортстанда азмы-күпме дан казанган җырчылар Казанга килергә омтыла. Әмма шул ук вакытта Башкортстанда бик популяр булып та, Татарстан тамашачысына бик үк билгеле булмаган татар җырчылары да бар. Интертат.ру шундый җиде татар җырчысы белән таныштыра.
Фәдис Ганиев   Фәдис Ганиев 1967 елның 4 февралендә Башкортстан республикасының Борай районы Мулла  авылында дөньяга  килә. Уфа дәүләт сәнгать институтында профессор М.Г. Мортазина классында укый. 1989 елда институтны тәмамлаганнан соң,  Стәрлетамак дәүләт филармониясендә солист-вокалист булып, аннан соң Башкорт дәүләт филармониясендә солист булып эшли. Тормыш иптәше, Башкортстанның атказанган артисткасы Лилия Биктимирова белән ике бала тәрбиялиләр, кызлары Гөлназ, уллары Кәрим.  Башкортстан Республикасының атказанган артисты (1997)Башкортстан Республикасының халык артисты (2008)     Марат Шәйбәков   Марат Шәйбәков 1974 елның 6 октябрендә Башкортстанның Аскын районын Билгеш авылында туа.  Җырчы һәм композитор буларак иҗат юлын “Ихлас” группасында башлый. Күп еллар Гүзәл Әхмәтова, Әнвәр Нургалиев белән хезмәттәшлек итә. Ике елдан артык үзенең группасы белән чыгышлар ясый, концертлар куя.  Тормыш иптәше Ләйсән Шайбакова, кызы Ралина.     Әнвәр Нургалиев   Әнвәр Нургалиев 1974 елның 28 январендә Башкортстанның Әлшәй районы Әүрез Тамак авылыныда туа. Уфа сәнгать училищесын тәмамлый. 1995 елда “Туган тел” республика конкурсында лауреат була. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлый.  2001 елдан “Ихлас моң” җыр театрында солист булып эшли. 2010  елдан сольный җырчы буларак үзенең карьерасын башлый. Хатыны Ирина белән ике бала үстерәләр, уллары  Рафаэль һәм кызлары Элина.     Ришат Галиханов     Ришат Галиханов 1972 елның 10 мартында Башкортстанның Караидел районы Байкыбаш авылында дөньяга килә. 1989 елда Уфа сәнгать училищесына укырга керә.     Флорида Исмәгыйлева     Флорида Исмәгыйлева 1964 елның 18 октябрендә Туймазы районы Азнагол авылында туа. 1985 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамлый, профессор Сәгыйтова Фәрзәнә Фәтхулловна классында укый. 1990 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлый.  Татарстан, Башкортстан композиторларының әсәрләрен, халык җырларын башкара. Башкортстанның атказанган артисты.     Рәдиф Зарипов     Рәдиф Зарипов 1983 елның 26 августында Башкортстан республикасы Салават районы Малаяз авылында туа. 2000 елда Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга керә. 2004 елда Уфа сәнгать институтының театр бүлегенә керә.     Фәридә Тимербаева     Фәридә Тимербаева Башкортстанның атказанган артискасы. Тормыш иптәше - танылган композитор, атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаев. Уллары Айрат, Азамат, оныклары Кәрим, Рөстәм, Самирә. Фәридә Тимербаева турында интернетта мәгълүмат бик аз.
Илзирә ГиздуллинаИнтертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев