Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанда башкорт милли костюмы бәйге-фестивале узачак

Башкортстанда «Сәсмәүерем, селтәрем-2017» дип исемләнгән II Ачык шәһәр башкорт милли костюмы бәйге-фестивале узачак. Ул 18 майда Бөтендөнья Фольклориада-2020 бәйгесенә әзерләнү кысаларында оештырыла. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә. Бәйгедә катнашу өчен мәктәп, урта һәм югары уку йортлары, өстәмә белем бирү, мәдәният учреждениеләре иҗат коллективлары чакырыла. Шулай ук биредә Урал аръягындагы оешма-предприятие коллективлары, аерым һәм гаилә белән катнашучылар, этнографлар, фәнни хезмәткәрләр һәм башка сәнгать белгечләре килүе хуплана. Катнашучылар үз номинацияләре буенча өч күргәзмә эше тәкъдим итәргә тиеш. Бәйгедә “Күргәзмә”, “Эскизлар”, “Алтын куллы оста” һәм башка номинацияләр бар. Бәйге – фестивальне Сибай шәһәре хакимияте, Корылтай башкарма комитеты, хатын-кызлар җәмгыяте, Сибай сәнгать көллияте, "Урал батыры” чәчәннәр мәктәбе оештыра.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев