Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанда Республика көнен бәйрәм итәләр

Төбәкнең барлык торак пунктларында тантаналы чаралар уза. Бәйрәм алдыннан Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында БР башлыгы Рөстәм Хәмитов республикада яшәүчеләрне котлаган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы белдерә.

"Быел бу дата безнең якның тарихында җитди вакыйгага әзерләнә башлау белән бәйле рәвештә әһәмиятле. 2019 елда Башкортстан Хөкүмәте белән Совет хакимияте арасында илдә беренче милли автономияле республика булдыру турындагы килешү имзалауга 100 тулу билгеләп үтелә.

Узган еллар бу язмышны хәлиткеч адымнын тарихи әһәмиятен һәм киңкүләмле булуын күрсәтте. Башкортстан АССР Россия федерализмына, милли-мәдәни сәясәт формалашуга, ХХ гасыр башыннан драматик вакыйгалардан соң ил икътисадын ныгытуга нигез салды.

Йөз ел дәвамында Башкортстан дәүләтнең ышанычлы терәге булды һәм шулай булып кала. Республикада яшәүчеләр Россия сәнәгатен, авыл хуҗалыгын, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, мәдәниятне үстерүгә шактый өлеш кертте", - дип белдергән Рөстәм Хәмитов котлавында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев