Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортостанда Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның матбугат конференциясе узачак

Бүген, 3 март көнне, Башкортостанның “Башинформ” дәүләт мәгълүмат агентлыгында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның матбугат конференциясе үтәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Салават Фәтхетдинов үзе хәбәр итте. Матбугат конференциясе Фәтхетдиновның Башкортостан шәһәрләре һәм районнары буйлап концерт туры уңаеннан оештырыла. "Элек Башкортостанда матбугат конференциясе оештырганым юк иде. Соңгы 3 елда Казанда да эшләгәнем юк. Гаммәви мәгълүмат чараларыннан бераз ярдәм сорарга кирәк, әзрәк язсыннар өчен", - диде җырчы "Татар-информ"га. Фәтхетдинов шулай ук иртәгә беренче тапкыр Башкорт спутник телевидениесе (БСТ) каналына барачагын әйтте. "Телевидениегә бер тапкыр да кергәнем юк иде, мине моңа кадәр бары популярлыгым яшәтте", - диде җырчы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев