Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортостанда Шәехзадә Бабичка багышланган тарихи сюжетлы фильм төшерелгән

Башкортостанда тарихи сюжетлы "Бабич" нәфис фильмы прокатка әзерләнә. Премьера 19 апрель көнне Уфаның "Родина" кинотеатрында үтәчәк, дип хәбәр итә Башинформ мәгълүмат агентлыгы. Бу көннәрдә "Живая Лента" кинокомпаниясе фильм төшерү эшен төгәлли, диелә хәбәрдә. Фильм Башкортостан Мәдәният министрылыгы ярдәме белән Башкортостан Республикасы башлыгы гранты һәм спонсорлар акчасына төшерелә. Фильмда төп рольне Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры артисты Илгиз Таһиров башкара. Режиссеры - Башкортостанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Йосыпов. Сценарийны Таңчулпан Бабичева белән Гөлчәчәк Сәләмәтова язган. Фильмга музыканы республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов иҗат иткән. Барлыгы фильмда 80 артист катнаша. Уфа, Троицк, Оренбург, Чиләбе һәм башка шәһәрләрнең Бабич яшәгән замандагы кыяфәтен сурәтләгән 50 декорация, 200ләп компьютер графикасы эшләнгән, диелә хәбәрдә. Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, 1919 елда Башкорт автономия республикасын оештыруда катнашкан шәхес.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев