Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортостанда "Мисс Мөслимә – 2017" матурлык бәйгесе оештырыла

Уфада өченче ел рәттән үткәрелүче “Мисс Мөслимә – 2017” матурлык бәйгесе узачак, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы. 17 мартта финалга чыгучылар «Нур» Татар театры бинасына җыелачак. Шушы көннәрдә катнашучылар сайлап алу туры узган. Кагыйдә буенча, мөслимәләр 18 яшьтән 30 яшькә кадәр булырга, Ислам кануннарын үтәп яшәргә, кимендә 3 сүрә белергә тиеш. Программа кысаларында баллы хәйрия ярминкәсе, мөселман товарларын сату буенча көнчыгыш базары үткәрү, иганәчеләрдән бүләкләр уйнату көтелә. Конкурсны Башкортостан Мөслимәләр берләшмәсе оештыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев