Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортостанда "Бабай утары" этноавылы төзелә

22нче июльдә узачак Ык буе авыллары Сабан туена Башкортостанның Туймазы районы Төмәнәк авылында “Бабай утары” этноавылы төзелеп килә. Бу проект турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка кыскача гына VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы алдыннан әйтелде. 11нче март көнне Казанның “Корстон” комплексында республика җитәкчесе Россиянең татар авыллары эшмәкәрләре күргәзмәсе белән танышып йөрде. Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе, Башкортостанның Туймазы районы Төмәнәк авылы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Фәнир Галимов “Бабай утары”н быел ачарга исәпләвен әйтте. “Авылның 325 еллык тарихын күрсәтәбез. Талдан үрелгән, саман кирпечтән салынган йортларны урнаштырып, туристларны шушында җәлеп итәргә уйлыйбыз. Алар үзләре кымыз савачак, үзләре умарта караячак. Биредә Ык буе авыллары Сабан туе үткәрәчәкбез. Монда 22 нче июль көнне Татарстан, Башкортстан, Оренбург өлкәләреннән 14 район вәкиле җыелачак”, - дип белдерде Фәнир Галимов “Татар-информ” хәбәрчесенә. Рөстәм Миңнеханов шушы авыл эшмәкәрләренең кымыз җитештерү һәм сату күләмнәре белән дә кызыксынды. Фәнир Галимов әйтүенчә, ихтыяҗ күләменә карап, кымызны җиткерә алмыйлар. “Монда бит берни кушылмый, сыер сөте дә, порошок та, шуңа җиткерә алмыйбыз. Ат кымызын күп савып булмый бит”, - ди ул. Фәнир Галимов бу кымызны читкә, шул исәптән, Татарстанга чыгарырга җитмәвен, әлегә Башкортстанда гына сатылуын билгеләп узды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев