Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортостан Республикасында интерактив "Умартачылык музее" торгызыла

Мәләвез районы Нугуш бистәсендә урнашкан “Башкортстан” милли паркында “Умартачылык музее” торгызылачак. Әлеге яңа проект турында парк директоры Владимир Кузнецов сөйләде, дип хәбәр итә «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы. Парк администрациясе янында агачтан бина торгызылган инде. Башка умартачылык музейларыннан аермалы буларак, ул интерактив булачак. Ягъни бирегә килүчеләр үз күзләре белән умарта кортларының тормышы, табигый үзенчәлекләрен күрә алачак. Экспозицияне бизәү өчен җирле халыктан умартачылыкка караган уникаль экспонатлар кабул ителә. Мәсәлән, кыргый бал кортларын асраучылар кулланган җиһазлар һәм кирәк-яраклар. Әлеге музей объектларын булдыру, республикага 2021 елда 47 нче “Апимондия Халыкара умартачылар корылтае"н уздыруга мөмкинлек бирер дип саныйлар “Башкортстан” милли паркында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев