Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкорт дәүләт университетында “Сәләт” фестивале үтте

Башкорт дәүләт университетында “Сәләт-Кандракүл” татар балалар алланының биш еллык юбилеена багышланган фестиваль үтте Башкорт дәүләт университетының Тантаналар залында ял аланын оештыручылар, әйдаманнар, ата-аналар, төрле елларда биредә ял иткән “сәлкешләр” җыелды. Фойеда “Сәләт” хәрәкәтенең тарихына багышланган фотокүргәзмә оештырылган иде. Башкортстанда беренче “Сәләт-Кандракүл” татар балалар ял аланын оештыручылар аның тарихы, максатлары белән таныштырды. Мәсәлән, Россия татар авыллары ассоциациясе рәисе, “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәге җитәкчесе, композитор Фәнир Галимов белдерүенчә, “Сәләт”нең төп максаты – татар халкының булачак лидерларын тәрбияләү. Һәм аның бүгенге – татар теле, мәгарифе төрле яклап кысылган көндә – әһәмияте бермә-бер арта. "Татар балаларының бергә җыелып, туган телдә аралашуы, уртак максатлар билгеләве – татар халкының яңа буынын берләштерүче бер фактор ул", - диде Фәнир Галимов. Оештыручыларның тагын берсе – Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, “Рамазан” төрки мәдәни-агарту үзәге җитәкчесе Марат Шәрипов үзенең чыгышында “Сәләт-Кандракүл” аланының шушы кыска гына вакыт эчендә 500дән артык татар баласын кабул итүенә басым ясады. "Быел да аланда сиксәннән артык яшүсмер ял итәчәк. Алар өчен бай мәдәни программа каралган, сәләтләрен ачу һәм үстерү өчен бөтен шартлар тудырылган",- диде оештыручы. Фестивальдә әйдаманнарның һәм башка кунакларның чыгышлары БДУ студентлары, “Сәләт” шигырь театры, Уфаның 65нче Татар гимназиясе укучылары башкаруындагы җыр-моң, биюләр белән бергә үрелеп барды.
  • “Сәләт-Кандракүл” татар балалар ял аланы быел 23 июньдә, Башкортстанның Туймазы районында урнашкан Кандракүл буендагы “Изумруд” санаторий-профилакторие базасында эшен башлаячак.

Татар-информ

Фото: Илдус Фазлетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев