Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкорт дәүләт педагогика университетында татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен түләүсез курслар оештырыла

Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетында татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен түләүсез курслар уздырылачак. Алар Каюм Насыйри Институты белем бирү һәм мәдәни үзәгендә атнага бер тапкыр була. Бу хакта Казан Федераль университетының рәсми сайтында хәбәр ителә. Дәресләр һәр дүшәмбе сәгать 17.30 дан 19.30 га кадәр барачак. Укулар өч ай дәвам итәчәк, курслар тәмамланганда тест үткәреләчәк hәм сертификат биреләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев