Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Башкаларга тупас мөнәсәбәт – ул кече халыкның рухи чикләнгәнлеге" - Илдар Әюпов

Милли була алган һәм булырга теләгән кешеләрне татарлар арасындагы маргинальлек (читкә тибәрү) куркыта. Әлбәттә.ру мәгариф һәм фән проекты җитәкчесе Илдар Әюпов “Смена” үзәгендә татар дизайн проектларына багышланган лекциясендә татар проектларындагы маргинальлек турында да искә алды. “Минем белән татарча сөйләш, бездә закон буенча ике дәүләт теле” дип “бугаз киерергә” яратучылар аркасында үзебезнеке була алган кешеләребезне югалту куркынычы бар, - дип искәртте ул. - Чөнки күпләр үзен андыйларга тиңләрләр дип шикләнә башлый”. “Мондый тәнкыйть үз-үзебезгә ирония белән алыштырылырга тиеш. Әйтик, без үз акцентыбыздан көлә алабыз, чәй яратуыбыздан... Яһүд халкы үз-үзеннән көләргә ярата. Үз-үзеңә ирония белән карау – эчке көчне күрсәтә, ә башкаларга тупас мөнәсәбәт – ул азчылык комплексы, кече халыкның рухи чикләнгәнлеге. Моннан качарга кирәк, - ди Илдар. - Безнең беренче КВН командасының: “Татарларда “Артка” дигән сүз юк, борылабыз да яңадан: “Алга!” дигән юморын бөтен Россия белә. Көчле халык башкалардан түгел, үзеннән көлә”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев