Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызның "Казан" милли-мәдәни үзәгендә Мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең халыкара форумы ачылды

Әлеге чара Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Казан (Идел буе) федераль университеты, Россия ислам институты тарафыннан үткәрелә.

Бүген форумга бөтен Татарстаннан мәчет каршындагы курсларда укытучы 300ләп мөгаллим җыелган. Үзләрендәге тәҗрибә турында сөйләргә Марокко һәм Индонезия галимнәре Абдулла Суфьяни һәм Мухйиддин әл-Джунейди да чакырылган.

Ике көнлек форумда ислам белеме өлкәсендә федераль законнар кулланылышы, җәйге рухи-сәламәтләндерү үзәкләрен оештыру, Татарстан мәдрәсәләре базасында мәчетләр каршындагы курсларда укытучыларның квалификациясен арттыру, дөньяви уку йортлары белән хезмәттәшлек һәм башка мәсьәләләр күтәреләчәк.

Республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин форумны Коръән аяте белән ачып җибәрде. Сәламләү чыгышында ул форумның бишенче мәртәбә оештырылуын билгеләп узды.

"Күп эшебез гыйлем белән бәйле"

Диния нәзарәте рәисе тормышта, диндә гыйлемнең зур әһәмиятенә басым ясады. “Күп эшләребез гыйлем белән бәйле. Нинди генә эш башкарсак та, хәтта мәчет төзи башлаганда да гыйлемгә таянабыз. Балалар әйбәт кеше булсын дисәк тә, аларны тәрбияләү өчен ярату гына җитми, гыйлем кирәк. Тормышта күп кенә кыен хәлләрдән гыйлем ярдәмендә котылабыз. Раббыбызга гыйбадәт кылу өчен дә гыйлем кирәк. Шуңа күрә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәләм дә әйткән: укытучы бул, я аларны тыңлаучы бул дигән. Гыйлемнең иң хәерлесе ахирәткә чакырган дин гыйлеме. Биредә иң хәерле гыйлемне бирүче мәртәбәле кешеләр җыелды. Сез балалардан башлап, әби-бабайларга кадәр өйрәтәсез”, - дип мөрәҗәгать итте Камил Сәмигуллин залдагыларга.

Мөфти бүгенге көндә республикабызда 1500 дән артык мәчет эшләп килүен искәртте. Аларның яртысыннан артыгында башлангыч дини белем бирелүен, узган яз көне узган аттестациядә 1350 мөгаллим катнашканын билгеләп узды. “Бу мөгаллимнәргә белемнәрен сынау булды. Аттестация барышында мөгаллимнәрнең якынча 20 процентына дини гыйлемнәрен ныгыту мөһим дигән нәтиҗәгә килдек”, - дип белдерде ул.

Узган уку елында мәчет каршындагы курсларда 25 меңләп кеше укытылган

Камил хәзрәт узган уку елында мәчетләр каршында оештырылган курсларда якынча 25 мең кешенең дини белем алганын әйтте. “Меңләгән кешегә дин нигезләрен өйрәтү – зур казаныш”, - диде ул. Камил хәзрәт мәчетләр каршында курсларның ел дәвамында эшләвен искәртте. Көздән язгача дәресләр барса, җәй көне авыл балаларын мәчетләргә җыеп, төрле чаралар үткәрү гадәтке кертелгән. Мөфти шушы юнәлештә эш алып барган мөгаллимнәргә рәхмәтен җиткерде.

Камил Сәмигуллин мәчеткә курсларга килүчеләргә мәзһәбкә кагылышлы мәсьәләләрне, тәҗвид кагыйдәләрен дөрес итеп аңлату мөһимлеген ассызыклады. “Моны беркайчан да истән чыгармасак иде. Без тагын да белемгә омтылырга тиеш. Татар халкында шундый мәкаль бар: тик яткан таш мүкләнә. Шуңа күрә гыйлем туплауда туктап калмасак иде”, - дигән теләктә калды мөфти.

Камил хәзрәт форумга җыелган мөгаллимнәргә рәхмәтен җиткереп: “Күпләребез дин хакында сездән ишетә. Сезнең ярдәм белән намазга баса, мәчетләргә йөри башлый, әхлак кагыйдәләрен өйрәнә. Аллаһы Тәгалә имамнарга динебезгә, халкыбызга хезмәт итүне йөкләгән”, - диде.

"Мәккә галимнәре" китабында биш урында татар галимнәре турында телгә алына

Мөфти Хаҗ сәфәреннән “Мәккә галимнәре” китабын алып кайтуын әйтте. Анда 5 урында татар галимнәре турында сүз булуын билгеләп узды. “Безнең галимнәребез бик көчле булган”, - диде ул һәм татарларның элекке гасырларда дини аң-белем, мәгърифәт таратып йөрүен искәртте. Камил хәзрәт Сәмигуллин һәр фән буенча татар галиме тарафыннан язылган китап булуын билгеләп үтте: "Мантыйк (логика) буенча кирәк булса – бар, хәдисләр буенча дистәләгән китаплар язылган".

Мөфти зур тырышлык куеп эшләгән ике мөгаллимгә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннан соң форум Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Россия Федерациясенең ислам белеме буенча совет рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек буенча бүлекнең баш белгече Илгиз Сарманов чыгышлары белән дәвам итте.

Иртәгә исә форум урта һәм югары мөселман һөнәри белеменә багышланачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев