Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызга Таллиннан "R.A.A.А.M" Эстон театры киләчәк

Төрки халыкларның XIII “Нәүрүз” Халыкара театр фестиваленә кунак буларак Таллиннан “R.A.A.А.M" Эстон театры чакырылган. Коллектив эстон классигы Аугуст Кицбергның моннан бер гасыр элек язылган “Оборотень” әсәре буенча куелган спектакль күрсәтәчәк. Спектакль якут режиссеры Сергей Потапов куйган. “Төрки режиссерның Европа театрында спектакль куюы һәм моның ничек килеп чыгуы театр яратучы тамашачы өчен кызыклы булыр кебек тоелды”, – диде Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Спектакль март аенда П.А.Ойунский исемендәге Саха Академия театры сәхнәсендә «Желанный берег» республика театр фестивалендә күрсәтелгән. Билгеле булганча, “Нәүрүз” фестивале быел Якут театр сәнгатенә багышлана, ягъни, Саха (Якутия) Республикасыннан дүрт театр килә. Болар – П.А.Ойунский исемендәге Саха Академия театры, Дәүләт Яшь тамашачы театры, Олонхо театры һәм Дәүләт эстрада театры. 5 июнь көнне фестивальнең ачылу тантанасында да саха коллективы – Саха (Якутия) Республикасының Дәүләт Эстрада театры чыгыш ясаячак. Әлеге тантана Кабан күле буендагы амфитеатрда булачак.    
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев