Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кышкы каникулларда башкалабызга 100 мең турист киләчәк

Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты Казанга кышкы каникулларда 100 мең турист килер, дип фаразлый. Бу хакта комитет рәисе Сергей Иванов сүзләренә сылтама белән РБК-Татарстан хәбәр итә.

Яңа ел бәйрәмнәре чорында Россиянең эчке туризм мәйданында Татарстанның иң популяр юнәлеш булырга бөтен мөмкинлеге бар дип исәпли белгечләр. "Кунакханәләр һәм шифаханәләр ял итүчеләр белән тулырга тиеш. Булган номер фондына карап, быел Яңа ел каникулларында Казанга 100 меңгә кадәр кеше килергә мөмкин. Без туристларны җәлеп итү өчен Чиләбе, Төмән, Свердловск өлкәләрендә һәм Пермь краенда, башка төбәкләрдә аерым реклама компанияләре үткәрә башлыйбыз. Монда Татарстанны Россия базарында таныту да үз ролен уйный", – ди Сергей Иванов.

Аның сүзләренчә, кышын Казанда көтелгән туристларның күбесе – россиялеләр. Мәсәлән, узган ел шул ук чорда республикада 85 мең кеше кунак булып киткән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев