Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызга 2 миллион турист килгән!

Казанга 2016 елның гыйнварыннан августына кадәр 2 миллион турист килгән.

Башкалабызда кунак булучыларның 92 800е – Кытай, Германия, Франция, Италия һәм АКШтан килгән чит ил кешеләре. Бу узган елга караганда 6 %ка күбрәк. Шушы вакыт аралыгында "Казан" халыкара аэропоты хезмәтеннән 1,2 миллионнан артык пассажир файдаланган. Туристлар ешрак Казан Кремлендә һәм аквапаркта булган. Әйтик, язгы-җәйге сезонда Кремльгә 2,3 миллион кеше экскурсия ясаган. Ә аквапаркта 674 мең кеше ял иткән. Туристлар шулай ук "Казан" гаилә үзәгенең күзәтү мәйданчыгын да ярата икән. Биредә 83 мең кеше булган.

Кунакханәләрнең йөкләнеше узган елга караганда 6 %ка үскән һәм 61 % тәшкил иткән. Сүз уңаеннан: быел Казанда ике яңа кунакханә ачылган. Хәзер башкалада гомуми номерлар саны 7 500гә җиткән 196 кунакханә эшли. Аларга берьюлы 17 000 кеше урнаша ала.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев