Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда "Зур май чабу -2017" славян мәдәнияты бәйрәме үткәреләчәк

Казанда 25 февральдә «Зур май чабу -2017» славян мәдәнияты бәйрәме булачак, дип хәбәр итә Татарстан халыклары Дуслык йортының матбугат үзәге. Курчак театры каршындагы боз шәһәрчегендә берничә мәйдан эшләячәк: балалар өчен уен мәйданы, биючеләр һәм рус халык уеннары белән аерым мәйданнар тамашачыларын көтә. Теләге булганнар боз тавыннан шуа, аттракционнарда йөри ала. Төп сәхнәдә фольклор җыр-биючеләре чыгыш ясаячак, Петрушка артистлары цирк элементлары белән номерлар күрсәтәчәк, шулай ук традицион славян бәйрәме күренешләре дә булачак. Билгеле инде, бәйрәм программасында карачкы яндыру театральләштерелгән тамашасы да бар. Биредә бәйгеләр дә үтәчәк, призлар да булачак – бәйрәм программасы бик бай һәм һәркем өчен кызыклы. Тамашага килүчеләр һәм кунаклар борынгы рус рецептлары буенча әзерләнгән коймаклардан авыз итә алачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев