Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкалабызда VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале ачылды

15 сентябрь көнне К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында танылган драматург, артист, музыкаль драма жанрына нигез салган шәхес Кәрим Тинчурин исемендәге VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале ачылды.

Быел фестивальдә сигез театр коллективы катнаша. Атна дәвамында тамашачылар төрле төбәкләрдән килгән театр труппаларының иҗат җимешләрен тамаша кыла алачак. Фестиваль ачылышында катнашкан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу фестивальнең Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады. "Милли театрларның максаты ихлас. Алар милләтара һәм театрлар арасындагы элемтәләрне ныгытырга, милли драматургияне саклап калырга һәм популярлаштырырга омтыла. Театр аша без тарихыбызны өйрәнәбез, театр безнең мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклый. Бу татар, чуваш, мари, мордва - теләсә кайсы милләткә кагыла",- диде ул. Дәүләт Советы Рәисе республикадагы барлык дәүләт театрларының да (алар 14) яхшы хәлдә булуын әйтте, театр залларының һәрвакыт тамашачылар белән тулып торуын ассызыклады.

Фәрит Мөхәммәтшин милли театрларның эшен югары бәяләп, аларның һәммәсенең дә милли мәдәниятне, телне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләп үтте: "Бу фестиваль безнең барыбызга да якты һәм онытылмаслык кичерешләр бүләк итәр, яраткан артистларыбыз белән кавыштырыр, яңа сәхнә исемнәрен ачар дип өметләнәм. Безнең халыкта без гыйбарә бар - "Йолдызлар күп булса, күк йөзе яктырак", - дигән сүзләр белән тамашачыларны сәламләде.

Россия театр эшлеклеләре Союзы вәкиле, театр тәнкыйтьчесе Марина Корчак та фестивальне югары бәяләде һәм Татарстанда театр сәнгатенең елдан-ел үсүен билгеләп үтте.

Фестивальнең ачылу тантанасында Дагыстаннан килгән кунаклар да катнашты. Чыгышларын алар татар телендә "Әссәләмәгаләйкүм, хөрмәтле Татарстан халкы!" дип башлады. Сүз уңаеннан, О.Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театры иртәгә тамашачыларга Р.Хубецова әсәре буенча сәхнәләштерелгән "Ана йөрәге" спектаклен тәкъдим итәчәк. Аны К.Тинчурин театры сәхнәсендә сәгать 18.30да тамаша кылырга мөмкин.

Фестиваль ачылышында исә тамашачылар Тинчурин театры артистлары башкаруында фестиваль исемен йөрткән драматургның "Сүнгән йолдызлар" әсәре буенча куелган спектакльне карады.

VIII Халыкара милли драматургия театр фестивале 21 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры, О.Батырай исемендәге Даргин дәүләт музыкаль драма театры, М. Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры, М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры, И. С.Цей исемендәге Адыгея Республикасы милли театры, А. Умаргалиев исемендәге Бишкәк шәһәр драма театры, Яр Чаллы Татар дәүләт драма театры катнаша.

К. Тинчурин исемендәге театр фестивале беренче тапкыр 1991 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылды. 1991-1992 елларда фестиваль театрларның үзләрендә үткәрелә, сезон азагында нәтиҗәләр чыгарыла. 1994-1999 елларда иҗат коллективларының бердәм мөрәҗәгате буенча чара ел саен түгел, ә ике елга бер тапкыр Казанда уздырыла башлый. Бу исә ике сезонда куелган иң яхшы спектакльләрне сайлап алу мөмкинлеген булдыра. 1998 елда Татарстан Хөкүмәте тарафыннан төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивален Татарстан башкаласында уздыру турында карар кабул ителә. Шушы һәм кайбер башка сәбәпләр аркасында К.Тинчурин исемендәге театр фестивале гамәлдән чыгарыла. 2012 елда К. Тинчурин театры инициативасы белән әлеге фестиваль яңадан уздырыла башлый. Ул татар театрына нигез салучыларның берсе —драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның (1887-1938) тууына 125 ел тулуга багышлана. 2014 елда чараның географиясе тагын да киңәя. Фестиваль Россия, ерак һәм якын чит илләр территорияләрендә милли сәнгатьне берләштерү, үстерү, иҗади багланышларны ныгыту, милли драматургияне саклау һәм таныту юнәлешендә нәтиҗәле эшли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев