Башкалабызда VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" интернет проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

Бүген Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм “Белем җәүһәрләре” интернет проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев әлеге тантанада чыгыш ясап, туган телләрен камил белмәүче татарларны да тарих, милләт турындагы сайтлар ясарга җәлеп итәргә һәм алар өчен махсус конкурс оештырырга кирәк дигән фикер әйтте.

"Татар-информ" агентлыгының татар редакциясе "Белем җәүһәрләре" бәйгесенең ".tatar домены – җәүһәрләр чыганагы" номинациясендә I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

"Әгәр дә татар халкының киләчәге турында уйлыйбыз икән, без аны интернеттан башка күз алдына китерергә тиеш түгел. Татар халкының нигезен тәшкил иткән әйберләр шактый күп: ул безнең зур тарихлы милләтебез, сәнгатебез, динебез, милли традицияләребез. Әмма без киләчәккә карап эш итсәк, мин санап үткән әйберләрнең һәммәсен дә истә тоткан килеш интернеттан башка мин татар халкының киләчәген күз алдына китерә алмыйм. Әгәр дә без интернетта үз урыныбызны таба алмасак, интернетта үзебезенең телебезне гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, гомумән, татар халкы турында мәгълүматларны Интернетта урнаштыра алмасак һәм шуңа интернетка керүчеләрне җәлеп итә алмасак, без тарихта сөйрәлеп барачакбыз”, – дип белдерде Разил Вәлиев.

"Татар рухлы татарлар өчен рус телендә булса да конкурс оештырырга кирәк"

Разил Вәлиев бу конкурста катнашкан кешеләрне шушы даирәнең хуҗалары дип атады. “Алар интернет аша татар халкын зур мәгълүмати дөньяга алып чыгалар. Без бу күренешкә игътибарны арттырырга тиешбез. Кайда татар мәктәбе күп, кайда татар рухы көчлерәк, шунда татар кешеләре дә күбрәк. Актаныштан бу бәйгедә 12 кеше катнаша. Монда Актанышның милли рухы тәэсир итә торгандыр. Икенчедән, Актанышта сәләтле балалар өчен ачылган гимназиянең дә тәэсире зурдыр”, – диде депутат.

Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе татар сайтларын эшли алырдай кадрларны берләштерү кирәклеген белдерде. “Бүгенге көндә Татарстанда 2 миллион татар яши. Дөньяда татарлар 7 миллион диләр, кемдер 15 миллион, ди. Шуларның бүген күпмесе генә татарча сайтлар эшли ала икән? Әмма татарча сайтларны эшли алмаган кешеләр дә үзләрен татар дип саный. Аларда татар рухы бар һәм булырга тиеш. Менә бу кешеләрне үзебезгә ничек җәлеп итәргә, бәлки алар өчен безгә аерым конкурс оештырыргадыр? Чиләбедә булсын, Екатеринбургта, Мәскәүдә, Ерак Көнчыгышта безнең бик тә милли рухлы милләттәшләребез бар. Әгәр алар татар рухлы икән, алар өчен рус телендә булса да татарның тарихы, гореф-гадәтләре турында, әдәбияты, сәнгате турында сайтлар булдырып, конкурс оештырып, аларны да зур татар халкының бер өлеше итәргә, татар халкына куәт алырга кирәктер”, – диде Разил Вәлиев.

"Мәктәптә фәннәрне укыта алмасак, югары уку йортларында татар факультетларын ачуның мәгънәсе юк"

Разил Вәлиев “Белем җәүһәрләре” бәйгесенә югары уку йортларын җәлеп итү өчен ректорларны жюри составына кертергә кирәк дигән фикер җиткерде. Аның әйтүенчә, Казан (Идел буе) федераль университетындагы махсус институт, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Казан дәүләт аграр университеты җитәкчеләре белән очрашып, алар белән бергә фикер алышу мөһим. “Без үзебезнең мәгариф системабызны югары дәрәҗәгә җиткерү турында уйламасак, киләчәкне күз алдына китерү бик тә авыр булачак", – ди ул.

Шулай ук хәзерге көндә мәгарифне, аның аерым тармакларын үстерүдә шактый эш башкарылганын искәртте. Күптән түгел хөкүмәт тарафыннан Милли мәгарифне үстерү концепциясен кабул иттелгән. Разил Вәлиев әйтүенчә, аның киләчәктә программасы булырга тиеш. "Без милли университетны ачарга артык өметләнмәсәк тә, югары уку йортларында татар телендә фәннәрне укыта торган укытучылар әзерләргә тиеш. Күптән түгел генә Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча педагоглар әзерләү өчен махсус стипендияләр булдырылды.  Бу 15 мең күләмендә, 200 студентка биреләчәк. Без авылларда, мәктәпләрдә фәннәрне татар телендә укыта алмыйбыз икән, димәк, киләчәктә безнең студентлар да булмаячак. Без мәктәптә укыта алмыйбыз икән, факультетларны ачуның мәгънәсе дә юк дигән сүз, чөнки алар анда укырга бармаячак. Аларның анда барырга әзерлеге булмаячак. Бу хакта безгә киңәшләшеп бергә эшләргә кирәк. Бу хакта без иң югары дәрәҗәдә сөйләшергә җыенабыз”, – диде Разил Вәлиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: